(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май). Кичә 25-нче май көнне
Парижның билгеле мәйданы – Марс кыры бер көнгә бизәлгән сәхнәгә әйләнде.
Франция башкаласында оештырылган Сабан туе 20 мең кунак җыйган. Оештыручылар
сүзе буенча, мәйданга керү урынында кунакларга 15 мең кәгазь түбәтәй һәм
әләмнәр таратылган.
Милли бәйрәм кунаклары арасында Россиянең “Беренче канал”
телекомпаниясе, Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшыру компаниясе, НТВ,
ТАСС мәгълүмат агентлыклары, “РИА-Новости”, “RuptlyTV” видео агентлыгы,
“Российская газета” вәкилләре, шулай ук Европаның алдынгы массакүләм мәгълүмати
чаралары – “Euronews”, Франциядә чит ил вакытлы матбугаты ассоциациясе, Францянең рус
телендә яза торган “Русский очевидец” һәм башка журналистлар һәм блогерлар
булган.
Дипломатик корпуслар вәкилләре дә бәйрәмне карарга килгән.
Париждагы Сабан туена кунак итеп түбәндәге илләрдән тулывәкаләтле илчеләр килгән: Армения – Виген Читечян, Ирак – Исмаил Шафик Мухсин, Казахстан – Нурлан
Даненов, Марокко – Шакиб Бенмусса. Кунаклар арасында шулай ук Россиянең
Париждагы илчесе Александар Орлов, ЮНЕСКО каршындагы Россия Федерациясенең даими
вәкиле Александар Кузнецов, Бөтендөнья татарлар конгрессы Башкарма комитеты вәкилләре
һәм башкалар булган.
Дөньяның төрле почмакларыннан әлеге бәйрәмне күрергә дип
килгән татар диаспорасы вәкилләре өчен Сабан туе аеруча мөһим иде. Алар махсус
Эстония, Финляндия, Англия, Болгария, Латвия, Литва илләреннән килеп
җыелганнар. Билгеләп үтик, Франциядә бер меңгә якын татар кешесе яши, ә Европада
аларның гомуми саны 50 меңгә якын.
Париж халкы да яратып татар милли бәйрәмендә катнашкан. Шул
рәвешле Париж халкы капчык киеп сикерү, чүлмәк вату, капчыклар белән сугышу
кебек ярышларды үзен сынап караган.
Көн дәвамында Сабан туе кунаклары өчен сәхнәдә татар
артистлары чыгыш ясаган “Казан”, “Татарстан”, “Болгар”, “Кама таңнары”, “Шарм”
шоу-театры, шулай ук эстрада артистлары Эльмира Кәлимуллина, Айгөл Хәйри, Роман
Плеханов, Айгөл Бариева, Булат Хисмәтов, “Зөләйлә” коллективы һәм башкалар.
Әлеге бәйрәмнең сценарие авторы һәм баш режиссеры Татарстан Республикасының
атказанган мәдәният хезмәткәре Максим Скалозубов булган.
Кунакларның аерым игътибарына милли көрәш ярышы лаек булды.
Көрәштә 13 илдән 33 спортчы ярышты. Париж Сабан туеның абсолют батыры булып
Россиядан Раил Нургалиев танылган.
Марс кырына керү урынында кунакларны өчпочмак, чәк-чәк белән
сыйладылар. Казан шәһәре Азык-төлек һәм иҗтимагый туклану департаменты
директоры Гүзәл Ананьева сүзе буенча, аларның сату пунктында 700 чәк-чәк
сатылган, ләкин иң зур чиратлар “Түбәтәй” тиз туклану челтәренең киоскы янында
җыелган.
Мәйданчыкта кабул итүче як – Париж мэриясенең җитәкчелеге дә
булган. Франция башкаласының Мэры Анн Идальго Казан Мэры Илсур Метшин
җитәкчелегендә һөнәрчеләр чатырларын карап узганнар.
Анн Идальго һәм Илсур Метшин бәйрәм кунакларын сәхнәдән
сәламләде. ”Мин Казанда кунакта булып кайттым. Татарстан башкаласына сәяхәт
әлеге шәһәрнең тарихы, мәдәнияте белән танышырга ике халыкның берлектә тату
яшәүләрен күреп кайтырга мөмкинлек бирде. Бу безнең барыбыз өчен дә үрнәк.
Казанга һәм Илсур Метшинга Сабан туе уздыру өчен нәкъ Парижны сайлаган өчен
рәхмәт. Парижда әлеге бәйрәмне кабул итү, безнең өчен зур мәртәбә”, - диде ул.
Анн Идальго Париж белән Казан арасында дуслыклы мөнәсәбәтләр
урнаштыру мөһимлеге турында да сөйләп узды. “Сезнең ярдәмегез безнең өчен бик
мөһим, чөнки без 2024 елда Олимпия уеннарын уздыруга гариза бирү компаниясенең
финишына якынлашып киләбез”, - диде Париж Мэры.
Илсур Метшин Париж халкын һәм кунакларын русча, татарча,
французча һәм инглизчә тәбрикләде. Казан Мэры хуҗаларга кунакчыллыклары өчен
рәхмәт сүзләре әйтте һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламен
җиткерде. “Европаның үзәгендә Парижда халкыбызның матурлыгын чагылдырган безнең
милли бәйрәмебез Сабан туе уздырылуы безнең өчен зур тарихи вакыйга. Сабан туе
күпмилләтле Россияне символлаштыра. Иң мөһиме ул тату яшәү”, - диде И.Метшин.
Шулай ук И.Метшин Казан белән Париж арасындагы хезмәттәшлек
турында да хәбәр итеп узды. “Безнең шәһәрләр арасында урнаштырылган дуслыклы
мөнәсәбәтләр безнең өчен бик мөһим. Чын күңелдән Парижның Олимпия уеннарын
уздыру компаниясендә җиңүен телибез. Олимпиаданың мәдәни программасы
кысаларында Сабан туе белән килергә сүз бирәбез”, - диде ул.
Казан Муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Евгения
Лодвигова фикере буенча, зур чаралар уздыруның бай тәҗрибәсе Казанга бәйрәмне
тиешле дәрәҗәдә оештыру мөминлеген биргән. “Сабан туе уздыру өчен шәһәрнең иң
әйбәт мәйданын тәкъдим иткән өчен Париж мэриясенә бик зур рәхмәт”, - диде ул.