(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы май, Михаил Ченцов). Казанда
Кытай Халык Республикасының Генераль консуллыгы ачылуы Татарстан башкаласының иҗтимагый-сәяси
тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе булып санала. Әлеге фикерне Кытай Халык
Республикасының ТР башкаласындагы Генераль консулы У Инцин әфәнде белән очрашу
барышында Казан Мэры Илсур Метшин әйтте.
Шәһәр Мэриясендә уздырылган очрашуда Казанның Башкарма
комитеты җитәкчесенең урынбасары Иван Кузнецов, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре
комитеты рәисе Ренат Галәветдинов, Кытай Халык Республикасының консулы Ли Фэй
һәм Кытай Халык Республикасының консул-атташесы Пянь Сяоцян катнашты.
Очрашуны башлап, Илсур Метшин Кытай Халык Республикасының Генераль
консулын тәрбиркләде. “Сезнең белән танышуыма чын күңелемнән шатмын. Сезнең
белән бергә Татарстан Республикасы һәм Кытай Халык Республикасы арасында
дуслыклы мөнәсәбәтләр булдыру өчен барлык мөмкин булган әйберләрне дә эшләрбез
дип ышанам”, - диде шәһәр башлыгы.
Шулай ук шәһәр башлыгы Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең
стратегик хезмәттәшлек булуын билгеләде. Бүгенге көндә спорт, сәнәгать, машина төзелеше,
сәүдә-икътисади элемтәләр һәм эшмәкәрчелекне үстерү өлкәләрендә уртак проектлар
булуын искәртеп була. Аерым игътибар туризм өлкәсенә бирелә. Казанда «China
friendly» (“Дус кытай”) проекты инде гамәлгә кертелә. “Былтыр Казанны күрергә 6
мең Кытай туристы килгән. Бу әле беренче адымнар гына”, - диде И.Метшин.
“Казанда кытай туристлары саны артуына ышанып калабыз”, -
диде Кытай Халык Республикасының Генераль консулы.
Шулай ук, Кытай Халык Республикасының Генераль консулы Казан
Россиянең Европа белән Азияне бәйли торган икътисади үзәге булып торуын
билгеләде. “Казан Ефәк юлы икътисади зонасында мөһим пункт булып тора,
шунлыктан киләчәктә безнең хезмәттәшлек перспективасы зур дип ышанабыз”, - диде
У Инцинь әфәнде.
“Безнең хезмәттәшлек Кытай һәм Татарстан өчен дә күп мөһим
проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк дип ышанам”, - диде И.Метшин.