Казанда кар чистарту техникасын куллану нәтиҗәлелеге 40% ка арткан. Бу кыш эчендә генә дә шәһәрдән 1,3 млн тоннадан артык кар чыгарылган – үткән ел белән чагыштырганда дүрт тапкырга күбрәк. Әмма коммуналь комплекс кадрлар кытлыгы һәм техника тузган шартларда эшләвен дәвам итә. Бу хакта шәһәр мэры Илсур Метшин бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының VI сессиясендә юл хезмәтләре эшенә йомгак ясаганда белдерде.
Аның сүзләренчә, нәтиҗәлелек үсешенә юлларны карап тоту системасын масштаблы үзгәртеп кору һәм цифрлы чишелешләр кертү нәтиҗәсендә ирешелгән. Яңа кораллар проблемалы участокларны агымдагы вакытта күзәтеп торырга һәм хезмәтләр эшенә тиз төзәтмәләр кертергә мөмкинлек бирә.
Шул ук вакытта муниципалитет мөстәкыйль хәл итә алмаган мәсьәләләр дә кала.
«Беренчедән, бу кадрлар кытлыгы. Без хезмәт хакларын тармак буенча минималь рөхсәт ителгән дәрәҗәгә кадәр генә җиткерә алдык, шул ук вакытта коммерция структураларында якынча бер ярым тапкырга күбрәк түлиләр. Гади бер мисал китерәм. Федераль трассаның туры участогының бер километрын җыештырган өчен 4,6 млн сум түлиләр, ә Болакта йөзләгән люк, төшү юлы һәм борылышлар, тукталган машиналар булган шундый ук ара өчен – ике тапкырга азрак», – дип уртаклашты шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Мэр аерым искә төшергәнчә, 2016 елда Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Казан КАМАЗ базасында махсус кышкы Швейцария өстәмәләре белән 50дән артык кар җыю машинасы сатып алган, бу тармакны яңартуда җитди адым булган. Әмма бүген юл техникасының тузганлыгы 70-80% ка җитә, һәм парк масштаблы яңартуны таләп итә.
Шуңа да карамастан, эчке проблемалар шәһәрдә кар чистартуга йогынты ясамый. 2026 елның башындагы кискен явым-төшемнәре коммуналь хезмәтләрне барлык ресурсларны җәлеп итәргә мәҗбүр итте. Кыш буена шәһәрдән 1,3 млн тоннадан артык кар чыгарылган – бу рекордлы күрсәткеч, узган ел белән чагыштырганда, дүрт тапкырга артык.
Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, быелгы кыш шәһәр инфраструктурасы өчен җитди сынау булды.
«Кышкы көтелмәгән шартларны, кар йөкләнешен һәм инфраструктураның әзерлеген исәпкә алып, шәһәр хезмәтләре соңгы проблемаларны тиз хәл иттеләр», – дип билгеләп үтте республика башлыгы.
Шул ук вакытта төбәк җитәкчесе түбәләрне чистарту белән бәйле проблемаларга игътибар итте. Ул түбәләрнең өлешчә ишелү очракларын искә төшерде.
«Әмма түбәләрдән кар төшерү буенча сораулар бар – өлешчә ишелүләр күзәтелде, шул исәптән балалар бакчаларында, гимназияләрдә һәм торак йортларда. Мондый кар йөкләнешен без көтмәгән идек, әмма бу хәлләрне исәпкә алырга кирәк, чөнки бозлавык тормыш өчен куркыныч тудыра», – дип өстәде ТР рәисе.
Карны чыгару мәсьәләсе дә кискен тора. Гамәлдәге катгый экологик таләпләр вакытында шәһәр вакытлыча туплау мәйданчыкларында чикләнгән. Барлык сигез кар эретү пункты да тәүлек буе һәм мөмкинлекләре җиткәнчегә кадәр эшли, әмма аларның куәте җитәрлек түгел. Карарларның берсе буларак стационар кар эретү пунктлары төзү карала.