Казан шәһәре Думасының бишенче сессиясе 27 апрель көнне уза
(KZN.RU, 20-нче апрель). Казан шәһәре Думасының чираттагы, бишенче сессиясе 27 апрель көнне 10 сәгатьтә Казан ратушасында үткәрелә. Бу хакта карар Казан шәһәре Думасы Президиумының бүгенге утырышында кабул ителде. Утырышны Казан Мэры Илсур Метшин алып барды. Президиумның 13 әгъзасыннан 9 кеше булганлыктан, карар кабул итү өчен корум бар иде.
Булачак сессиядә депутатлар 15 мәсьәлә тикшерә. “Дүртесе – план нигезендә, 11 - өстәмә”, - дип хәбәр итте Казан шәһәре Думасының сәркатибе Людмила Андреева.
Өч сорау финанс блогына кагыла: “Казан бюджетының 2010 ел өчен үтәлеше”, Казан шәһәре Думасының “2011 ел һәм планлы период 2012 һәм 2013 елларга Казан бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында”. Әлеге сораулар буенча Казан шәһәренең Финанс идарәсе башлыгы Айрат Гарипов чыгыш ясый.
Бүгенге утырыш ахырында Президиум Башкарма комитетка шәһәр Думасының аппараты белән берлектә сессиягә әзерлек эшләрен дәвам итеп, 25 апрельгә тәмамлауны йөкләде.