Казан Мэры К.Маркс урамындагы 54а номерлы йортта булып кайтты, әлеге йортта яшәүчеләрдән даими рәвештә җылылык булмау буенча мөрәҗәгатьләр килеп торган иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Җылылык бирү мәсьәләләре буенча халыктан килгән һәр мөрәҗәгатькә вакытында реакция белдерергә кирәк. Һәр мөрәҗәгать идарәче һәм җылылык белән тәэмин итүче компанияләр, район администрацияләре һәм ТКХ комитетының даими күзәтчелеге астында булырга тиеш. Бу хакта бүген Казан Мэры Илсур Метшин К.Маркс урамындагы 54а номерлы йортны караганда билгеләп үтте, әлеге йортта яшәүчеләрдән даими рәвештә җылылык бирмәү буенча мөрәҗәгатьләр килеп торган иде.
Шәһәр җитәкчесен Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең ТКХ мәсьәләләре буенча урынбасары Александр Лобов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Торак-коммуналь хуҗалык комитеты башлыгы Искәндәр Гыйниятуллин, “Казан энергия сервисы үзәге” МУП директоры Евгений Чекашов һәм башкалар озата йөрде.
К.Маркс урамындагы 2010 елда капиталь ремонт ясалган 54а номерлы йортта һава торышына автоматик җайлашу төене урнаштырылган, ул тышкы һава температурасыннан чыгып җылылык йөртүне көйли. Моннан кала, өченче ел рәттән җылылык бирү сезоны башлану белән әлеге йортта яшәүчеләр фатирларда җылылык булмауга зарланалар. “16-нчы сентябрьдә без җылылык бирү сезонын башладык, тулаем алганда көненә гражданнардан 1000-ләп мөрәҗәгать килде, бүген исә шикаятьләрнең саны көненә 200-300 генә”, - диде Мэр, һәм әлеге мөрәҗәгатьләр буенча нинди эшләр алып барылуы турында кызыксынды.
Искәндәр Гыйниятуллин сүзләренә караганда, ТКХ комитеты гражданнардан килгән барлык шикаятьләргә дә вакытында җавап белдерә. “Кичәге көн нәтиҗәләре буенча 150-ләп мөрәҗәгать килеп иреште. Барлык проблемаларны да берәмләп чишәбез, ресурслар белән тәэмин итеп торучылар һәм йорт эчләрендә эшлибез. Әлеге йортка килгәндә, бер көн эчендә генә биредә яшәүче 12 кешедән мөрәҗәгать кабул ителде. Без шунда ук эшкә тотындык, басымны күтәрә һәм фатирларга җылылык бирә алдык”, - диде ул.
Илсур Метшин җылылык белән тәэмин итү оешмалары вәкилләреннән җылылык бирү эшендә ни өчен тоткарлыклар булуы турында кызыксынды. “Әлеге йорт ахырда урнашкан, аны җылыту өчен без кул режимында эшләргә мәҗбүрбез. Автоматиканы кабызсак, +8 температура вакытында, батареялар чак кына җылы булачак, бу энергияне саклау принцибы булып тора да инде. Барлык бюджет учреждениеләрендә һәм проблемалы торак йортларда җиһазлар кул режимында эшли. Шикаятьләр булмаган йортларда җылылык бирү автомтат рәвештә көйләнә”, - дип аңлатты Евгений Чекашов.
Казан Мэры шулай ук җылылык җибәрү эше буенча канәгатьсезлек белдергән фатирларның берсендә булды: биредә торбалар әле кичә генә кайнар була башлаган. Илсур Метшин җаваплы структураларга гражданнардан килгән мрәҗәгатьләрнең барысын да контроль астында тотарга кушты. “Мондый зур шәһәрдә җылылык белән тәэмин итү бер көндә генә тормышка ашырыла алмый. Тиешле урынга идарәче һәм җылылык белән тәэмин итүче компания, район администрацияләре һәм ТКХ комитеты вәкилләре барсын өчен, һәрбер сигналга вакытында реакция белдерү мөһим”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр җитәкчесе.