"Спортлы Казан” – шәһәр хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм “Дуслар” командалары арасында үткәрелә торган иң массакүләм ярышлар
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче октябрь). Узган атна шимбәсендә “Спортлы Казан” спартакиадасында Башкарма комитетның 300-ләп хезмәткәре катнашты. Спартакиада нәтиҗәләре хакында эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Казан Башкарма комитетының Физик кульура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев сөйләде.
Комитет рәисе искә төшереп узганча, “Спортлы Казан” – шәһәр хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм “Дуслар” командалары арасында үткәрелә торган иң массакүләм ярышлар, чара 2011 елдан башлап уздырыла. Спартакиада спортның 8 төре буенча ярышларны үз эченә ала, болар – волейбол, мини-футбол, йөзү, чаңгы ярышлары, өстәл теннисы, бадминтон, җиңел атлетика һәм велоспорт.
“Узган шимбәдә “Трудовые резервы” стадионы территориясендә велоспорт һәм җиңел атлетика буенча ярышлар, “Әтием, әнием һәм мин – спортлы гаилә” гаилә эстафетасы, шулай ук ГТО нормаларын тапшырып карау оештырылды. Ярышларда катнашу өчен 300-дән артык муниципаль хезмәткәр һәм аларның гаилә әгъзалары килде”, - дип хәбәр итте Илгиз Фәхриев һәм велоспорт, җиңел атлетика ярышларының җиңүчеләрен котлады.
Илгиз Фәхриев 5 минут эчендә 100 мәртәбә 16 килограммлы герне күтәргән Башкарма комитет Җитәкчесе Денис Калинкин ярышларның рекордын куйганын билгеләде,
“Спартакиада үткәрү традициясен юкка торгызмаганбыз: катнашучылар, командалар саны артып тора. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл”, - дип белдерде шәһәр башлыгы.
Шәһәр башлыгы Казанда ГТО нормаларын тапшыруның артуына игътибар итте. “ТР Президенты белән без беренчеләрдән булып ГТО нормаларын тапшырдык, нормативларны тапшыру буенча Казан авангардта булырга тиеш”, - дип ассызыклады Илсур Метшин. Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, ГТО нормаларын тапшыруда иң мөһиме – катнашу өчен сәнәгать предприятиеләрен, югары уку йортларын һәм бизнес-структураларны күбрәк җәлеп итү.
Шәһәр Мэры быел мәктәп укучылары, шулай ук Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшырырга тиешлеген искә төшерде. “Республиканың иң спортлы Башкарма комитеты Казанда булырга тиеш, чөнки без – спортлы башкала!” – дип өстәде Илсур Метшин һәм шимбә көнне Денис Калинкинның яхшы үрнәк күрсәткәнен билгеләде.
Ахырда Мэр Илгиз Фәхриевка шәһәрдә ГТО нормаларын тапшыру программасын әзерләргә кушты.