Яңа Савин районының “Простор” балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты командасы беренче урынга лаек булды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Гражданлык оборонасы буенча “Куркынычсызлык мәктәбе” республика ярышларында Яңа Савин районының “Простор” балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты командасы беренче урынга лаек булды. Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе вакытында Гражданлык якклау идарәсе башлыгы Фердинанд Тимерханов шундый мәгълүмат җиткерде.
“Куркынычсызлык мәктәбе” республика ярышлары 16-сыннан алып 19-нчы сентябрьгә кадәр республиканың “Костер” балалар сәламәтләндерү үзәгендә узган. Әлеге чараны, Татарстанның гражданлык оборонасы буенча чаралар планына яраклаштырып, Гражданлык яклау идарәсе оештырган.
Ярышларда Татарстан Республикасы районнарынннан 40 команда катнашкан, шуларның 2-се – Казаннан. ТР башкаласын Яңа Савин районының 89-нчы номерлы урта мәктәп базасында формалашкан “Простор” балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты командасы һәм 5-нче номерлы лицей командасы тәкъдим итте.
Беренче урынны комплексы саклау буенча “Простор” балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йорты командасы алган. Фердинанд Тимерханов “Простор” җитәкчелегенә команданы әзерләү буенча башкарылган эшләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Казан Мэры Илсур Метшин балаларны әзерләү эшендә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерде. “Мондый чараларга яшьләрне әзерләү бик тә әһәмиятле, чөнки бу тормыш ситуацияләренә әзәерлек булып тора. Киләчәктә берәр хәвеф килеп чыга икән, нәкъ менә әлеге балалар иң беренче булып ярдәм итәргә ашыгачак, куркып калмаячаклар һәм кемнеңдер тормышларын саклап кала алачаклар. Шуңа да без әлеге ярышларгааеруча да җитди карыйбыз”, - дип билгеләде шәһәр җитәкчесе.