Шәһәр җитәкчесе өлкән буын вәкилләренә ихтирам һәм игътибарны аерым бер даталарга бәйле рәвештә генә түгел, даими күрсәтеп торырга чакырды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Казанда 1-сеннән алып 10-нчы октябрьгә кадәр үткән Өлкәннәр декадасы чараларында 7 мең ветеран катнашты. Ветераннарга мәктәп һәм башка белем бирү учреждениеләре укучылары зур игътибар күрсәтте. Декаданың ничек үтүе турында бүгенге эшлекле дүшәмбедә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Гречанникова сөйләде.
Наталья Гречанникова сүзләренә караганда, 7 меңнән артык ветеран өчен инде традициягә әйләнгән “Фатирны тәртипкә китерү”, “Бакча десанты”, “Социаль базаңны тутыр”, “Утын әзерләү”, “Ветеран янәшәдә генә яши”, “Тимурчылар”, “Кайгыртучанлык” акцияләре үткәрелгән. “Өлкәннәр декадасы көннәрендә шәһәрнең кафе һәм ашханәләрендә 5 меңнән артык ветеран өчен хәйрия ашлары оештырылды. Ялгыз һәм авыру пенсионерларның өйләренә участок табиблары һәм белгеч-табиблар барды. Халыккка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан Казанда 30-дан артык чара уздырылды, аларда 500-дән артык кеше катнашты”, - дип хәбәр итте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Н.Гречанникова сүзләренә караганда, өлкәннәр өчен мәдәни чаралар да оештырылган. Традиция буенча Өлкәннәр декадасы 1-нче октябрь көнне С.Сәйдәшев исемендәге зур концертлар залында ачылган, бирегә 600-дән артык ветеран килгән, алар өчен эстрада йолдызлары тарафыннан концерт куелган. Шәһәр районнарында да өлкәннәргә зур игътибар күрсәтелгән, һәрбер районда ветераннар өчен махсус чаралар оештырылган.
Моннан кала, шәһәрдә “алтын” һәм “бриллиант” туйларын билгеләүче 87 парны котлау тантансы булган. “Шулай ук Физик культура һәм спорт комитеты һәм Казан администрациясе тарафыннан футбол буенча турнир, бильярд буенча финал ярышлар, су-спорт бәйрәме кебек спорт чаралары оештырылды”, - дип сөйләде докладчы.
Наталья Гречанникова мәгариф учреждениеләрендә өлкән кешеләргә күрсәтелгән игътибарга аерым тукталып үтте. Шәһәр мәктәпләрендә махсус класс сәгатьләре, бәйрәм концертлары, очрашулар, педагогик хезмәт ветераннарын өйләренә барып котлаулар оештырылган. Шуны да билгеләп узарга кирәк, мәктәп укучылары Өлкәннәр декадасы белән генә чикләнеп калмыйча, олы кешеләргә ярдәм итү эшен әле дә дәвам итәләр. Әйтик, “Кояш нуры” яшүсмерләр клубына йөрүче укучылар 16-нчы октябрьдә Биектау районындагы өлкәннәр өчен интернат-йортка барачак.
“Үзләре эшләгән предприятиеләрдә онытмаулары, даими искә алулары ветераннар өчен аеруча да мөһим”, - дип билгеләде Н.Гречанникова һәм 5 меңнән артык өлкән кешенең үз оешмаларына чакырылуын искәртеп узды.
Шәһәр җитәкчесе мәктәп, социаль яклау линияләре, министрлык һәм ведомстволар дәрәҗәсендә зур эш башкарылганлыгын билгеләп узды. “Һәркем үз ветераннарын белә”, - дип билгеләде Мэр. Сүзен йомгаклап, ул өлкән буын вәкилләренә ихтирам һәм игътибарны аерым бер даталарга бәйле рәвештә генә түгел, даими күрсәтеп торырга чакырды.
Фото ykt.ru сайтыннан алынды.