Башкала җитәкчесе шәһәр хезмәтләренең әлеге кышкы сезонга җитди әзерлекләре турында искәртеп узды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). 2014 елның 15-нче октябреннән алып 2015 елның 15-нче апреленә кадәр Казанның юл комплексы кышкы шартларда эшләячәк. Бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Башкала җитәкчесе шәһәр хезмәтләренең әлеге кышкы сезонга җитди әзерлекләре турында искәртеп узды. “Без техниканың әзерлеге, транспорт йөртүчеләр, төзекләндерү өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен шартларның булдырылуы белән таныштык. Без күргәннәрдән чыгып карасак, шәһәр кышны каршы алырга әзер”, - диде Илсур Метшин.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев Казанда кышкы чорның дәвамлыгыгы 181 көн тәшкил итә, дип билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә чистарту техникасы паркында 651 техника исәпләнә, шуларның 85-е – кышкы сезон өчен, 510-ы – ел әйләнәсе кулланыр өчен, калган техника бары тик җәен генә кулланыла. Район администрацияләре хезмәткәрләре, Тышкы төзекләндерү комитеты һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы инспекциясе вәкилләре кергән махсус комиссия техниканың әзерлеген, базаларның торышын тикшерде. “Бүгенге көндә махсуслаштырылган чистарту техникасы кышка әзер”, - дип белдерде Игорь Куляжев.