Бүгенге көндә казанлылар 750 млн. сум салым түләгән, бу исә Федераль салым идарәсе көткән сумманың яртысыннан әз генә кимрәк күләмне тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Траспорт, милек һәм җир салымнары түләү вакыты якынлашып килә. Бүгенге көндә казанлылар 750 млн. сум салым түләгән, бу исә Федераль салым идарәсе көткән сумманың яртысыннан әз генә кимрәк күләмне тәшкил итә. Бүген бу хакта эшлекле дүшәмбе вакытында Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарә җитәкчесенең урынбасары Чулпан Госсамова хәбәр итте.
Салым хезмәте вәкиле салым түләү вакыты турында искәртеп узды. Милек һәм транспорт салымы өчен әлеге көн 5-нче ноябрьгә туры килә, ә җир салымы өчен – 17-нче ноябрьгә. Салымнарны почта, банк, электрон хөкүмәт терминаллары һәм Федераль салым хезмәтенең nalog.ru сайтында башкарырга мөмкин.
“Бүгенге көндә Казан халкы 500 млн. сум күләмендә транспорт һәм 250 млн. сум күләмендә җир һәм милек салымнарын түләгән”, - дип билгеләде Чулпан Госсамова һәм казанлыларны якын көннәрдә барлык салымнарны да түләп бетерергә чакырды.
Моннан кала, Чулпан Госсамова Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең барысына да белдерү кәгазьләре җибәрелгәнлеген искә төшерде. Әгәр кем дә булса аны югалтса яисә җәйге чорда шәһәрдә булмаганлыгы аркасында алмый калган булса, милек урнашкан урын буенча салым инспекциясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, яисә nalog.ru сайтында шәхси кабинетта теркәлергә кирәк. “Әлеге хезмәт бик тә уңайлы, бер тапкыр теркәлгән кеше дәүләттән аның милке турындагы барлык мәгълүматны да ала ала. Ул мөстәкыйль рәвештә квитанцияне чыгара, сайтта салымнар түли, һәм бурычлары турындагы мәгълүматны белә ала. Шуңа да бүгенге көндә салымнарны түләү уңайлы һәм җайлы”, - дип билгеләде Ч.Госсамова.
Казан Мэры Илсур Метшин әлеге канунның һәркем тарафыннан да үтәлергә тиешлелеген искәртеп үтте, һәм МУП вәкилләрен, шулай ук эшли торган дистәләгән мең гражданнарны берләштерүче республика һәм федераль дәрҗәдәге эре предприятие вәкилләренә аңлатма эше алып барырга кушты, шул очракта хезмәткәрләр дә вакытында салымнарны түләячәкләр.