Сентябрь аенда федераль һәм региональ ММЧын анализлау нәтиҗәләре буенча Илсур Метшинның медиаиндексы 3117,68 пунктны тәшкил итә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). 2014 елның сентябрь нәтиҗәләре буенча Казан Мэры Илсур Метшин Идел буе федераль округы субъектлары башкалаларының җитәкчеләре арасында “Медиалогия” мәгълүмати-аналитик системасы медиарейтингында кабат беренче урынга чыкты.
Рейтинг “Медиалогия” ММЧ базасы нигезендә төзелгән, ул аеруча абруйлы 13000 чыганакны – ТВ, радио, газета, журнал, мәгълүмати агентлыклар, интернет-ММЧ – үз эченә ала. Аңа Идел буе федераль округы субъектлары башкала җитәкчеләре һәм башкаланың администрация башлыклары кергән.
Сентябрь аенда федераль һәм региональ ММЧын анализлау нәтиҗәләре буенча Илсур Метшинның медиаиндексы 3117,68 пунктны тәшкил итә. Шуны да әйтергә кирәк, Илсур Метшин инде берничә ай рәттән “Медиалогия” рейтингында беренчелекне саклап килә.
Рейтингны төзүчеләр фикеренчә, медиарейтингта беренче урынга чыгарга Илсур Метшинга ГТО нормаларын тапшыру эстафетасын Владивосток җитәкчесе Игорь Пушкаревка һәм актер Сергей Безруковка тапшыруы ярдәм иткән. Моннан кала Казан Мэры шәһәр зоопаркы территорияен ике тапкырга зурайту турындагы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителгән карарны игълан итте.
Сентябрь медиарейтингының икенче урынында – Самара шәһәре Мэры Дмитрий Азаров (2484,54 пункт), өченче урында – Түбән Новгород шәһәре башлыгы Олег Сорокин (1062,55 пункт).