
Иҗади «Адонис» киңлегендә Казан мэры Илсур Метшинга Тотрыклы үсеш стратегиясенең нигезе булырга тиешле инициативаларны тәкъдир иттеләр. Шәһәр инфраструктурасын экология белән бәйләү, креатив индустрияләрне, йомык цикллы икътисадны үстерү, сәламәтлекне саклау буенча эшләүче 15 проект төркеменең 7се үз тәкъдимнәрен җиткерде.
Казаннан көн саен 1,8 мең тоннага якын калдык чыгарыла, бәйрәмнәр вакытында исә 2 мең тоннага якын чүп түгелгән көннәр дә теркәлгән. Соңгы 20 елда калдыклар күләме якынча дүрт тапкырга арткан. Казан мэры Илсур Метшин тарафыннан полигоннарга чыгарыла торган калдыкларны киметү белән бәйле чаралар эшләү бурычы куелган иде.
Казанның 2040 елны күзаллап 2030 елга кадәр исәпләнгән Тотрыклы үсеш стратегиясе эшләнде. Аны узган ел Казан шәһәре Думасы сессиясендә стратегия буенча җаваплы «KOMANDA» менеджмент агентлыгы директоры Валерия Маршалова тәкъдим итте. Стратегия нигезләмәләрен документтан ачык күренеп тора торган шәһәр проектларына күчерү өчен 2025 ел ахырында Казанда хакимият, бизнес, фән һәм эксперт бергәлеге вәкилләрен берләштергән 15 проект командасы булдырылды. Алар тарафыннан 250гә якын тәкъдим эшләнде, шуларның 30ы өстенлекле эш буларак сайлап алынды.
«Киләчәкне проектлыйбыз»: Халыкара яшьләр форумы
Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Айгөл Латыйпова экологик үзаң һәм яңа яшәү рәвеше булдыру турында сөйләде. Ул «Киләчәкне проектлыйбыз» дип аталган халыкара яшьләр форумын уздырырга тәкъдим итте. Мәйданчык тотрыклы үсеш мәсьәләләре буенча эшләү өчен яшьләрне, муниципаль берәмлекләр, бизнес һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләрен берләштерергә тиеш.
Чарада икенчел пластиктан парклар өчен эскәмияләр ясау, җәмәгать компостерлары челтәрен үстерү, шулай ук энергиянең альтернатив чыганакларын кертү тәкъдиме яңгырады. Моннан тыш, шәһәр киңлекләрендә кояш нурлары ярдәмендә девайсларны ток белән туендыра торган USB-җайланмалы эскәмияләр барлыкка килергә мөмкин. Шәһәр чаралары өчен бердәм экология регламентын эшләргә тәкъдим иттеләр.
Беренче сыйныфтан ук экочемпионнар тәрбияләү
Экология буенча белем бирү мәсьәләсенә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов тукталды. Ул укучылар, ата-аналар һәм укытучылар өчен проектлар тәкъдим итте. Шуларның берсе – «Экочемпионнар» – калдыкларны төрләргә бүлеп җыю буенча мәктәпләр арасында уздырыла торган шәһәр ярышлары. Катнашучылар калдыклар белән эш итү принципларын өйрәнү белән бергә, икенчел чималны мөстәкыйль җыеп, аны кабат эшкәртүгә тапшыра алачак.
Укучыларга шулай ук саф һавада эколабораторияләр үткәрергә һәм яшелчәләр үстерү өчен мәктәп бакчасы булдырырга тәкъдим итәләр. Тагын бер кызыклы тәкъдим – «Капкач ярдәме» проектында катнашу: балалар һәм ата-аналар пластик капкачлар җыеп тапшыра Алардан кергән акчалар сулыкларны суүсемнәрдән чистартырга ярдәм итә торган балык маймычлары сатып алуга тотыла.
Калдыктан – табыш, туфрактан – файдалы эш: Казанда йомык цикллы икътисад мәсьәләсе
Калдыкларны төрләргә бүлеп җыюдан йомык цикллы икътисадка күчү хакында әлеге төр икътисад буенча проект төркемен җитәкләүче «ПЖКХ» идарәче компаниясе генераль директоры Евгений Чекашов сөйләде. «Икенчел чимал биржасын» ул төп проектларның берсе дип атады. Бу онлайн-мәйданчык икән. Башкала халкы һәм предприятиеләр чималны кабат куллану өчен аларны әлеге мәйданчыкта сата, алыштыра яки бер-берсенә тапшыра ала. Сүз төзелеш материаллары, агач калдыклары, йомычка, уңдырышлы туфрак һәм юк итәргә мөмкин булган башка ресурслар турында бара.
Хәзерге вакытта контейнер мәйданчыкларының 76%-на «сары челтәрләр» урнаштырылган. 2026 елның беренче яртыеллыгында «ПЖКХ» идарәче компаниясе алардан 1,6 мең тоннадан артык икенчел чимал җыеп алган. Оешма контейнер мәйданчыкларын 2026 ел ахырына кадәр тулысынча «сары челтәрләр» белән тулыландырырга, икенчел чимал кабул итү пунктлары челтәрен киңәйтергә ниятли. Тагын бер әһәмиятле юнәлеш хакында хәбәр ителде: Казанда икътисадның йомык цикллы тармагын үстерү һәм җитештерү өлкәсенә икенчел ресурсларны кайтару өчен экотехнопарк булдыру мәсьәләсе карала.
Яшел коридорлар
Шәһәрдә яшел киңлекләрнең өзлексез челтәрен булдыру тәкъдимен Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров җиткерде. «Яшел коридорлар» концепциясе паркларны, табигый территорияләрне һәм торак ишегалларын өстәмә «коридорлар» ярдәмендә яшеллек белән баетып, аларны бердәм челтәр итеп берләштерүне күздә тота. Эш гамәлдәге яшел зоналар белән генә чикләнми, бу очракта сүз алар арасында урнашкан урамнарны, бульварларны, бакчаларны үзгәртү хакында бара. Савиново табигый территориясен, Җиңү паркын һәм шәһәрнең башка яшел киңлекләрен бергә берләштерү мәсьәләсе карала.
Шулай ук шәһәр халкын аеруча саклана торган табигый территорияләр белән таныштыру максатыннан «Яшел сукмаклар» проектын үстерергә тәкъдим иттеләр. Табигый киңлекләрнең үзенчәлекләрен, үсентеләрнең торышын исәпкә алып яшелләндерү принципларын билгеләргә ярдәм итәчәк тагын бер тәкъдим яңгырады. Эшче төркем экосистемага кагылышлы бердәм дендроплан эшләргә җыена.
Шәһәр креатив кластер була аламы?
Казан Башкарма комитетының Кадрлар сәясәте идарәсе башлыгы Ирина Бочкова башкала халкының үз-үзен камилләштерү, үз сәләтләрен ачу, креатив индустрияләрне үстерү мөмкинлекләре турында сөйләде. Ул иҗади һөнәрләр белән бәйле затлар өчен шәһәр мәйданчыкларының бердәм цифрлы базасын булдырырга тәкъдим итте. Аңа мәдәният йортлары, яшүсмерләр клубы челтәре, студияләр һәм җиһаз-җайланмалары, файдалану шартлары турында мәгълүмат булган башка киңлекләр керә ала. Бу яшь дизайнерларга, музыкантларга, авторларга һәм иҗади командаларга әзер шәһәр инфраструктурасында эшләргә мөмкинлек бирәчәк.
Башка тәкъдимнәр арасында – волонтерлык эшчәнлеге өчен елына бер тапкыр түләүле «Шәһәр хакына бер көн» проекты, волонтерларны һәм хәйрия проектларын җайга салу өчен «Игелекле Казан» CRM-системасын үстерү. «Шәһәр рәхмәт әйтә» программасы актив шәһәр халкы өчен бүләкләү системасын кертүгә юнәлдерелгән.
Җирле җитештерүчеләргә ярдәм итү өчен «Создано в Казани/Казанда эшләнгән» брендын, әлеге брендларны сату өчен шәһәр нокталары челтәрен үстерергә тәкъдим ителә. Шулай ук шәһәр чараларының бердәм календарен булдырырга һәм төнге фестивальләрне, ярминкәләрне, йөгерү ярышларын «Казанда төн» программасына берләштерергә ниятлиләр.
Цифрлы табиб
Сәламәт яшәү рәвешен булдыру турында сәламәтлекне саклау өчен җаваплы проект төркеме җитәкчесе – Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде. Очрашуда «Үз сәламәтлегеңне бел» хезмәтен булдыру тәкъдиме яңгырады. Кулланучы үзенең ничек туклануы, йоклавы, никадәр актив хәрәкәт итүе турындагы сорауларга җавап биреп, берничә күрсәткеч ярдәмендә һәр юнәлеш буенча киңәшләр һәм кайсы табибка язылуның максатка ярашлы булуы турындагы мәгълүмат ала. «Без сәламәтлек саклау системасын алыштырырга җыенмыйбыз, кешегә бары тик яшәү рәвешен төзәтергә генә ярдәм итәбез», – дип билгеләп үтте районнар башлыгы. Ул көненә 6 сәгатьтән азрак йоклаган очракта төрле сәбәпләрдән үлүчеләр санының 12%-ка, деменция куркынычының өчтән бергә, юл-транспорт һәлакәте куркынычының 4,3 тапкырга артуы турындагы мәгълүматларны китерде.
Киләчәк белән идарә итүнең бердәм үзәге
Тотрыклы үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру өчен инфраструктура булдыру турында шәһәрнең тотрыклы трансформациясе белән идарә итү өчен җаваплы проект төркеме җитәкчесе – Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов сөйләде. Төп чишелешләрнең берсе буларак ул тотрыклы үсеш буенча аерым оператор – автоном коммерцияле булмаган оешма яки коммерцияле булмаган оешма төзергә тәкъдим итте. Мондый структура стратегия проектларын җайга сала, шәһәрне, бизнесны һәм халыкны берләштерә, бюджеттан тыш өстәмә акчалар җәлеп итә алыр иде. Авторлар уйлавынча, оператор проектларга барлык этапларда – финанс чараларын эзләүдән башлап, тәкъдимнәргә ярдәм итү, аларны гамәли яктан эшләтеп җибәрү өлешендә дә озата барырга тиеш була.
Очрашуга нәтиҗә ясап, Казан мэры Илсур Метшин әлеге тәкъдимнәрне яхшылап анализларга кушты. Ул уңышка илтә торган ачкычның бер тапкыр гына үткәрелә торган чараларда булмавын, ә бәлки шәһәр халкының дөньяга карашын үзгәртә торган гамәлләрдә икәнен аңлатты.
«Без «Игелекле Казан» проектын башлаган вакытта, мондый нәтиҗәләрне көтмәгән идек. Шушы еллар эчендә яхшылык эшләргә, мохтаҗларга ярдәм итәргә кирәклеген аңлаучы кешеләрнең тулы бер буыны үсеп җитте. Шәһәр халкы акрынлап экология мәсьәләләренә дә үз мөнәсәбәтен үзгәртер, актив гамәлләргә: калдыкларны төрләргә бүлеп җыярга, мөмкин булган урында компостлар эшләргә әзер булыр дип өметләнәм. Бүген без кабул иткән карарлар Казанның иртәгә нинди булачагын билгели. Без хәзер балаларыбызның нинди шәһәрдә яшәячәге турында фикер алышабыз» – дип сүзен йомгаклады шәһәр башлыгы.