Казанның «Тасма» спорт мәктәбе территориясендә Җәядән ату
үзәген төзү эшләре тәмамланып килә. Объект 95%-ка әзер: керү юлларына тагы бер
кат асфальт җәясе, киңлеккә яшел үсентеләр утыртасы, җиһазларны урнаштырасы
кала. Сентябрьдә комплекска беренче спортчыларны кабул итү өчен объектны август
ахырында тапшырырга ниятлиләр. Комплексның әзерлеген Казан мэры Илсур Метшин
тикшерде.
Киңлеге нибары алты метр булган
бинадан – зур манежда шөгыльләнү мөмкинлеге
«Республика рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Хәзер
без биредә аның белән очрашу алдыннан соңгы вакытта башкарылган эшләрне
тикшерәбез, нәрсәләрне яхшыртырга кирәклеген ачыклыйбыз. Шунысы мәгълүм: бу
җәядән ату һәм башка спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләргә бик яхшы бүләк», –
дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Татарстанда беренче булган әлеге төр махсус үзәктә
җәядән атучылар ел дәвамында шөгыльләнә алачак. 6,2 мең квадрат метрдан артык
мәйданлы ике катлы комплекс күнекмәләр базасын, зур турнирлар үткәрү
таләпләренә туры килә торган ярыш аренасын берләштерә. Киләчәктә биредә Россия
чемпионатларын һәм халыкара ярышларны уздырырга җыеналар.
Күнекмәләр ясау мәйданының тагы да зураюы – спортчылар
өчен төп үзгәреш. Моңа кадәр «Тасма» спорт мәктәбе җәячеләре киңлеге нибары
алты метр булган бинада шөгыльләнгән. Яңа үзәктә төп шөгыльләнү урыны буларак
96 га 51 метр мәйдандагы зур манеж әзерләнә. Биредә күнекмәләр һәм төрле
ераклыкка ату буенча ярышлар үткәрү мөмкинлеге каралган: спортчылар 18, 50, 70
һәм 90 метр ераклыкка ата алачак.
Манежда берьюлы 64 җәядән атучы шөгыльләнә ала –
бирегә нәкъ менә шул сандагы калканнарны урнаштырырга җыеналар. Үзәк сменасына
100 кешене кабул итә ала һәм көненә дүрт смена эшләр, дип көтелә. Җәядән
ату бүлеге өчен бу шөгыльләнүчеләр санын арттыру мөмкинлеге булып тора: хәзер
мәктәпкә 120гә якын бала йөри, комплекс ачылганнан соң аларның санын 400гә
җиткерергә ниятлиләр.
Сигез яңа җәя һәм ук тизлеген бәяләү
бүлмәсе: комплекстагы яңалыклар хакында
Яңа үзәкне махсус җайланмалар белән җиһазландыруга
аеруча әһәмият бирелә. Биредә укларның сыгылмалылыгын тикшерү, җәянең тартылуын
көйләү, аның көчен үлчәү өчен махсус бүлмәләр булдырыла. Әлеге гамәл спорт
эшләнмәләрен шөгыльләнүченең көченә карап сайларга ярдәм итәчәк. Техниканы анализлау
өчен акрынайтып төшерү мөмкинлеге булган камералар кулланырга ниятлиләр.
Видеоязмага карап, укның очу һәм җәядән атучының хәрәкәт тизлеге бәяләнәчәк.
Шулай ук һөнәри әзерлек төркемнәре өчен сигезгә якын яңа җәя сатып алырга
җыеналар, алар беренче чиратта спорт осталары өчен алына.
Ике чишенү бүлмәсе – икенче катта,
административ-көнкүреш блогында, тагын икесе беренче катта булачак. Аларның
һәркайсы 25 кешегә исәпләнгән. Биредә шулай ук ике тренер бүлмәсе, 70 квадрат
метрдан артык мәйданлы күнекмәләр залы әзерләнә.
Ярышлар уздыру өчен
кирәкле мультимедиалы экран манеж
эчендә үзгә бер ямь биреп торачак. Аның ярдәмендә турнир мәгълүматлары
белән танышып булачак. Һәм биредәгеләр
ярышларны караганда үзләрен спорт мәйданчыгындагы кебек хис итә алачак.
Адаптив спортка аерым игътибар
бирелә: хәзер бүлекчәдә махсус хәрби операциядә катнашкан биш инвалид
ветераннан гыйбарәт бер төркем шөгыльләнә – спортчылар терәккә таянып
ата һәм ярышларда катнаша. Алар өчен яңа бинада киртәсез мохит:
лифт, җайлаштырылган чишенү бүлмәләре, махсус санитар челтәр булдырыла.
Үзәкнең проекты «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар
предприятиесе тарафыннан эшләнгән. Диварларга, тематик галереяга спорт
мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең һәм аны тәмамлаучыларның – ярышларда югары
нәтиҗәләргә ирешкән шәкертләрнең фотосурәтләре урнаштырылачак. Шулай итеп
интерьер аша әлеге спорт төре белән бергә, «Тасма» бүлеге тарихы, аның
спортчылары турында мәгълүмат белән танышып булачак.
Үзәк диварларын Дарья Орешникова
фотолары бизәп торачак
Диварларны бизәү эшендә Дарья Орешникова фотоларын
файдаланырга телиләр – ул «Тасма»да иң яхшы шөгыльләнүчеләрнең берсе буларак
билгеле, халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы, Европа чемпионы. Җәядән ату спорты
белән кыз бала 10 яшендә шөгыльләнә башлый һәм әлеге спорт төренә якынча 17 ел
гомерен багышлый. Шушы еллар эчендә Дарья Россия чемпионы (2019 ел), Европа
чемпионы, Мәктәп укучылары һәм спортчылар спартакиадасында җиңүче, призлы урын
иясе, шулай ук берничә тапкыр республика ярышларында җиңүче булып таныла.
«Бу бик күңелле күренеш, әлеге сурәтләр аша
республиканың спорт үсешенә керткән өлешеңне сизәсең. Мин үзем спорт мәктәбендә
шөгыльләнгән вакытта мондый үзәкнең булмавы бик кызганыч», – дип фикерләре
белән уртаклашты спортчы.
Дарья Орешникова өчен әлеге фотолар, шәхси нәтиҗә
булудан бигрәк, үз тарихын туган мәктәбе белән бәйле тарихның бер өлеше буларак
күрү мөмкинлеге ул. Моннан тыш, 1 сентябрьдән спортчы остазлык карьерасын
башларга, үз тәҗрибәсен киләчәк буынга тапшырырга ниятли.
«Минем сезгә шуны әйтәсем килә: сез элеккечә яшь, тик
хәзер сез инде яшь тренер. Исеме булган остаз. Сез Россия һәм халыкара
дәрәҗәдәге бүләкләргә ия булдыгыз. Казанның, Татарстанның данын еракларга
таныттыгыз. Нәкъ менә сезнең кебекләр ярдәмендә Җәядән ату үзәген төзү турында
карар кабул ителде. Шулай булгач, барысы да сезнең кулда – сездән яңа
чемпионнар көтәбез», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Комплекс җәядән атучылар өчен генә
түгел
Яңа үзәк күпфункцияле итеп эшләнә: җәядән атучыларның
күнекмәләре тәмамланганнан соң, биредә спорт мәктәбенең башка бүлекчәләренә
йөрүчеләр шөгыльләнә алачак.
«Үзәкне җәядән атучылар буш вакытта футбол бүлекчәсенә йөрүчеләр дә шөгыльләнерлек булсын, дип
әзерлибез. Шулай ук дзюдочылар өчен дә зур ярышлар уздырырга ниятлибез. Биредә
250 кешегә исәпләнгән трибуналар бар, берьюлы дүрт татами җәеп булачак. Бу
киңлекне ярыш объекты буларак куллану мөмкинлеге дигән сүз», – дип аңлатты
спорт мәктәбе директоры Резеда Шурыгина.
Үзәк төзелеше белән бәйле күчмә утырышта Киров һәм Мәскәү районнары
башлыгы Владимир Жаворонков, Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе Линар
Гарипов, «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесе баш архитекторы
Елена Вәлиева катнашты.