Казанда
XIX Аксенов-фест әдәби-музыкаль фестивале башланды. Ул 25 сентябрьгә кадәр
дәвам итә. Бүген Казан Ратушасында ачылыш тантанасы узды, чарада «Йолдызлы
билет» әдәби премиясе ияләренең исемнәре аталды. Җиңүчеләрне Казан мэры Илсур
Метшин котлады.
Китаплар һәм
мәкаләләр авторы Алексей Конаков «Проза» номинациясендә «Йолдызлы билет» иясе
булып танылды. Язучы Ленинградта туа. Бәйгегә ул үзенең «Табия 32» романын
тәкъдим иткән. Автор иҗади эшен инженерлык тәҗрибәсе белән бергә берләштерә:
«Аксенов-фест»та катнашу өчен аңа күп көч куярга туры килә – хәзерге вакытта ул
Саратов Гидроэлектростанциясенә яңа гидротурбина урнаштыру эшендә катнаша.
Алексей Конаковның китаплары һәм мәкаләләре абруйлы әдәби журналларда басылып
чыга. Ул – «Дебют» һәм Андрей Белый исемендәге премияләр лауреаты, Белла
Әхмәдуллина премиясе финалисты.
«Мин инде озак еллар дәвамында ике төрле тормыш алып
барам. Көндез фәнни институтта инженер булып эшлим, кичләрен мәдәниятне, әдәби
текстларны тикшерү эше белән шөгыльләнәм. Шуңа күрә мин фәннең мәдәнияттән төп
аермасы нәрсәдә икәнен яхшы аңлыйм. Фән яңа әйберләр тудыра, мәдәният
кешеләрнең яңа бергәлекләрен булдыра», – дип фикерләре белән уртаклашты Алексей
Конаков.
«Шигърият» номинациясендә шигырьләре белән Казан
язучысы Рүзәл Мөхәммәтшин җиңү яулады. Ул – ике шигъри җыентык авторы. Рүзәл
Мөхәммәтшинның әсәрләре журналларда басыла, шулай ук язучы үзен драматург
буларак та сынап карый. Рүзәл Мөхәммәтшин – Муса Җәлил исемендәге премия
лауреаты.
«Без бүген искиткеч матур кичәдә катнашабыз,
оештыручыларга рәхмәт. Василий Павлович белән танышуыбыз һәм аның юбилеен
Казанда үткәрергә теләвебез аркасында язучының талантын танучылар, хөрмәт
итүчеләр бергәлеге барлыкка килде. Без ел саен бергә җыелып, яңа фестивальне
көтеп яшибез. Василий Павлович әйткәнчә: «Яңа талантлар табыйк, аларга матур
сүзләр әйтү, аларны билгеләп үтү мөмкинлеге булдырыйк», – диде Казан мэры Илсур
Метшин.
Шәһәр башлыгы киләсе елга «Аксенов фест» фестиваленең
20 еллык юбилее булуын искә төшереп үтте. Хәзерге вакытта юбилей чараларын
оештыру турында сөйләшүләр алып барыла башлаган. Илсур Метшин кунакларга
мөрәҗәгать итеп: «Фестивальне якташыбызның шәхесенә һәм аның илебез мәдәниятенә
керткән өлешенә туры китерерлек итеп уздыру өчен сездән дә тәкъдимнәр көтәбез»,
– диде.
Ачылу тантанасы иҗади чыгышлар белән үрелеп барды:
музыкант Анна Королева белән Нурбәк Батулланың бию тамашасы мультимедиа
мөмкинлекләре ярдәмендә кунакларны сәнгать эволюциясе һәм нейрон багланышлар
белән таныштырды. Кунаклар шулай ук Василий Аксеновның «Җиңү» хикәясеннән өзек
тыңладылар. Кичә ахырында кунаклар алдында грузин һәм Россия җырчысы, актриса,
җырлар авторы, композитор, «Голос-2» музыкаль телепроектында катнашучы Этери
Бериашвили чыгыш ясады.
«Аксенов-фест» тарихы 2007 елда башлана. Ул вакытта
Казан мэры Илсур Метшин Татарстан башкаласында туган һәм үзенең балачак елларын
шунда үткәргән язучы Василий Аксеновның 75 еллыгы уңаеннан бәйрәм чарасы
оештырырга тәкъдим итә. Казандагы әдәби-музыкаль фестиваль менә шулай барлыкка
килә. Башкалада «Йолдызлы билет» премиясе 19 нчы ел рәттән үткәрелә. Беренче
тапкыр премия 2008 елда бирелә – Казан авторлары Анна Русс һәм Денис Осокин
аның лауреатлары булып таныла.
Бу елгы «Аксенов-фест» чарасы Россиянең төрле
төбәкләреннән килгән язучыларны, тәнкыйтьчеләрне, режиссерларны һәм
музыкантларны берләштерә. Өч көн дәвамында шәһәрнең сигез мәйданчыгында кинолар
күрсәтелә, китаплар тәкъдир итү чаралары, иҗади очрашулар уздырыла. Тулы
программа белән Үзәк китапханә системасында танышырга
була.