Бүген Казанга танылган ресторатор, «Novikov Group» ширкәтенә нигез салучы Аркадий Новиков килде. Ул башкала мэры Илсур Метшин белән бергә «Кайт» гастрокомплексында шәһәрнең ресторан өлкәсе вәкилләре белән очрашуда катнашты.
Аркадий Новиков бер көн эчендә Казанның берничә туклану йортында булырга һәм биредәге ресторан тормышы белән танышырга өлгергән. Очрашу барышында ул шәһәр һәм җирле рестораннардан алган тәэсирләре белән уртаклашты, шулай ук әлеге юнәлешне үстерүдәге үз тәҗрибәсе турында сөйләде.
«Сезнең шәһәрегез, чыннан да, искиткеч. Мондый гүзәл шәһәргә, көннәр дә шундый соклангыч булганда килү үзе бер рәхәт» – дип мөрәҗәгать итте кунак очрашуга җыелучыларга.
Ул Казанның рестораннарында татып караган һәр ризыкның үзенчәлекле һәм тәмле булуын билгеләп үтте. Шул ук вакытта тәэсирләрнең дә, сый-хөрмәтнең дә артык күп булуын әйтте. «Җылы сүзләрегез һәм сез тудырган бу гүзәллек өчен зур рәхмәт. Нигездә, барысы да кеше куллары, шул исәптән рестораторлар куллары белән иҗат ителә. Шәһәрне тәмле ризыксыз, яхшы туклану урыннарысыз күз алдына китереп булмый. Хәзер инде Мәскәүдән килгән бер ресторатор гына бу матурлыкны боза алмый», – дип шаяртты Аркадий Новиков үз чыгышының ахырында.
Очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап биргәндә, ресторатор Казан урыннарының бик яхшы тәэсир калдыруын ассызыклады: ул ризыкларның сыйфатын, рестораннарның эчке бизәлешен һәм гомуми мохитен аерып күрсәтте. Шул ук вакытта, Аркадий Новиков биредәге өлкәдә көндәшлекнең югары булуын билгеләп үтте һәм алдагы үсеш өчен нинди юнәлешләр мөһим булуын атады.
Шулай ук ул ресторан өчен урын сайлау, аның проектын уйлап табу, архитекторлар һәм дизайнерлар белән хезмәттәшлек итү, партнерлар белән эшләү һәм туклану йортлары челтәре белән идарә итү серләре белән уртаклашты. Моннан тыш, очрашуда яшь пешекчеләр турнирын үстерүгә өлеш кертү мөмкинлеге, аның блогерларга һәм гастрономик тәнкыйтьчеләргә булган мөнәсәбәте, шулай ук Казанда үз проектын ачу планнары турында да сораулар бирелде.
Кичә ахырында шәһәр мэры ресторан өлкәсен үстерү – Казанның җирле халык һәм кунаклар өчен җәлеп итүчәнлеген арттыруның мөһим өлеше икәнен ассызыклады.
«Безнең татар телендә шундый гүзәл гыйбарә бар: «Өстәл артында утырган белми, казан янында кайнаган белә». Бу сүзләр безнең бүгенге әңгәмәгә бик туры килә. Бу егетләр һәм кызларның барысы да үз эшенең осталары, көн-төн кухняда хезмәт куялар һәм тырышалар. Нәкъ менә алар аркасында Казан бүген биредә яшәүчеләр өчен дә, кунакларыбыз өчен дә шундый кызыклы һәм җәлеп итүчән. Сезгә зур рәхмәт, кадерле дуслар», – дип төгәлләде үз сүзен Казан мэры.