Казан
мэры зооботаника бакчасын Африка хайваннары белән тулыландыру турында: «Болар
бар да башкалабызның туристларны җәлеп итүчәнлеген арттыру максатыннан эшләнә»
60 миллион кеше тарафыннан
каралган яңалык – Татарстан башкаласына Намибиядән жирафлар алып кайту
турындагы хәбәрнең гомуми колачы әнә шундый
Казанның зооботаника бакчасына
сигез яшь жирафны алып кайтулары турындагы яңалык белән социаль челтәрләрдә һәм
массакүләм мәгълүмат чараларында 60 миллионга якын кеше танышкан. Бу хакта
аппарат киңәшмәсендә Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
«Кичә кич белән алынган мәгълүматлар буенча,
Намибиядән Казанга жирафлар алып кайту турындагы яңалык белән социаль
челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында 60 миллионга якын кеше
танышкан. Болар бар да башкалабызның туристларны җәлеп итүчәнлеген арттыру
максатыннан эшләнә», – дип фикерләре белән уртаклашты Казан мэры Илсур Метшин.
Аның сүзләренчә, жирафларны
кайтарту Туризмны үстерү комитеты җитәкчесе Александр Шавлиашвили һәм аның
командасының зур эш нәтиҗәсе булып тора.
«Узган атнада Казанның
зооботаника бакчасы яңа төр хайваннар – сигез яшь жираф белән тулыланды.
Александр Шавлиашвили үз командасы белән бик зур эш башкарды. Моңарчы
күрелмәгән хәл: Россиягә жирафлар 20 ел эчендә беренче тапкыр авиация юлы белән
кайтартылды. Исегезгә төшерәм, алар бала тудыру яшендә, шулай булгач, нәсел
дәвамчыларын көтәбез. Социаль челтәрләрдә дә, дусларыбыз арасында да Казан
башка юнәлешләр буенча һәм спорт башкаласы булуы белән бергә, «жирафлар
үзәге»нә дә әйләнә бара, дип шаярталар, – диде шәһәр башлыгы.
Исегезгә төшерәбез, Африка
хайваннарын Намибиядән Казанга узган атнада алып
кайттылар. Жирафларның берсенә исем бирергә дә өлгергәннәр:
Илсур Метшин аларның берсен Батыр дип атаган.