Быел Казан мәктәпләрен тәмамлаучылар шәһәр тарихында абсолют рекорд куйган – Бердәм дәүләт имтиханында100 баллык нәтиҗә 240 тапкыр теркәлгән: 182 укучы бер фәннән максималь балл җыйган, 26 чыгарылыш сыйныф укучысы ике фәннән иң югары нәтиҗәне күрсәткән, ә ике укучы берьюлы өч фәннән рекордка ирешкән. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов белдерде.
«Казанның бөтен мәгариф системасын соклангыч нәтиҗәләр белән котлыйм. Горурланырлык нигезебез бар: Бердәм дәүләт имтиханында 240 иң югары нәтиҗә теркәлде, аларның 26сын ике йөз баллык укучы тәшкил итә, хәтта өч йөз бал җыючыларыбыз да бар. Бу – укучыларның чыгарылыш имтиханнарында уңышлы расланган 11 еллык тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Без барлык күрсәткечләр буенча да 4,5%тан 10%ка кадәр үсеш күрәбез. Бу – зур коллективның: директорлар, завучлар, методистлар һәм, әлбәттә, балаларны чын күңелдән яраткан, үз иткән, алар өчен алардан да күбрәк кайгырган укытучыларыбызның хезмәте. Укучыларның үзләренә дә, аларның әти-әниләренә дә рәхмәт белдерәм: чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз үзләренең көндәшлеккә сәләтлелеген исбатлады. Казан гомумроссия күрсәткечләреннән югарырак булган дәрәҗәне ышанычлы рәвештә саклап бара», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
2026 елда Бердәм дәүләт имтиханын 6,5 меңнән артык унберенче сыйныф укучысы тапшырган. Казан чыгарылыш сыйныф укучыларының барлык фәннәр буенча уртача баллары гадәттәгечә гомумроссия күрсәткечләреннән югарырак. Рус теле буенча уртача балл 66,76 тәшкил иткән, бу узган елгы дәрәҗәдән 1,58 баллга югарырак. Профиль дәрәҗәсендәге математика буенча уртача нәтиҗә 2025 елдагы 69,4 баллдан 71,8 баллга кадәр үскән, ә база дәрәҗәсендәге математика буенча уртача билге 4,2дән 4,32гә кадәр арткан.
Укучыларны имтиханнарга сыйфатлы хәзерлек күрсәтеп, түбәндәге мәгариф учреждениеләре алдынгылар рәтенә керде: «Елена-сервис» мәктәбе, IT-лицей, «СОлНЦе» мәктәбе, КФУның Лобачевский исемендәге лицее, 131 нче лицей, «Бала-Сити» академиясе, 2 нче лицей-интернат, Халыкара мәктәп, 19 нчы гимназия, Академик лицей һәм 4 нче гимназия-интернат.
Гомуми уңышларга карамастан, чыгарылыш сыйныф укучыларының бер өлеше иң түбән чикне үтә алмаган. Рус теле буенча мондый имтихан бирүчеләр бишәү булган, профиль дәрәҗәсендәге математика буенча 31 кеше тәшкил иткән.
Сайлап алына торган фәннәр арасында иң яхшы күрсәткечләрне инглиз теленнән 74,03 уртача балл һәм әдәбияттан 73,74 уртача балл җыйган чыгарылыш сыйныф укучылары күрсәткән. Ирек Ризванов сүзләренчә, сизелерлек уңай үзгәрешләр физика, география, информатика һәм биология фәннәрендә теркәлгән – уртача баллар тиешлечә 71,51, 56,88, 66,71 һәм 62,53 балл тәшкил иткән.
Сайлап алына торган фәннәрнең берсе буенча үз нәтиҗәләрен яхшырту мөмкинлегеннән 1,5 мең чыгарылыш сыйныф укучысы файдаланган, бу 2025 ел белән чагыштырганда 300 кешегә күбрәк. Мәктәп укучылары өчен бу мөмкинлек Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангычы белән ачылган. Икенче тапкыр имтихан бирү тәҗрибәсе үзенең югары нәтиҗәлелеген күрсәткән: 1,1 меңнән артык укучы балларын арттыра алган. Бу – кабат имтихан тапшыручыларның гомуми саныннан 72,5 процентны тәшкил итә һәм узган елгы күрсәткечләрдән шулай ук югарырак. Кабат тапшыру өчен иң күп сайланган фәннәр арасында җәмгыять белеме, информатика, рус теле һәм профиль дәрәҗәсендәге математика булган.
Төп дәүләт имтиханына килгәндә, быел аны Казанда 15 мең 209 тугызынчы сыйныф укучысы тапшырган. Математика буенча уртача билге 3,91 балл тәшкил иткән (узган ел бу күрсәткеч 4,1 дәрәҗәсендә булган). Әлеге фәннән «бишле» билгесен 2,7 меңнән артык укучы алган, шул ук вакытта 151 укучы түбән чикне үтә алмыйча, канәгатьләндерерлек булмаган бәя алган.
Рус теле буенча нәтиҗәләр бераз югарырак: уртача балл 2025 елдагы 3,9 белән чагыштырганда 3,94 тәшкил иткән. Иң югары «бишле» бәясенә 4,2 меңнән артык укучы имтиханны язган, ә 134 тугызынчы сыйныф укучысы канәгатьләндерерлек булмаган нәтиҗә күрсәткән.
«Төп дәүләт имтиханы буенча 285 канәгатьләндерерлек булмаган нәтиҗә — бу уйланулар өчен җитди сәбәп. Бу коры саннар гына түгел, бу – аерым игътибарны таләп итүче безнең балаларыбыз. 2007–2008 елларда ук без Финляндиянең мәгариф системасын өйрәнгән идек. Аларның кыйммәте шунда: алар игътибарны тик яхшы укучыларга гына юнәлтмиләр, ә укуы авыррак барган балалар белән дә даими рәвештә бик җентекләп эшлиләр. Алар һәр баланы уртача дәрәҗәгә кадәр тарталар, бу, әлбәттә, зур чыгымнар – көч, сабырлык, өйрәткән фәнең өчен җан атуны таләп итә. Әмма безнең балалардан да кадерлерәк башка бернәрсәбез дә юк, шуңа күрә бу мәсьәлә безнең өчен һәрвакыт өстенлекле булып калачак», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Быел дәүләт йомгаклау аттестациясендә барлыгы 22,7 меңнән артык тугызынчы һәм унберенче сыйныф чыгарылыш укучысы катнашкан. Имтиханнарны үткәрү өчен 160 пункт оештырылган, аларның эшенә 10 меңнән артык педагог һәм 132 җәмәгать күзәтүчесе җәлеп ителгән.