И.Метшин: «Башкалабызда һәр бишенче чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне медаль белән тәмамлады»
Денис Гордийко
Казанның 782
унберенче сыйныф укучысы мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, тагын 598 укучы көмеш
медаль иясе булган. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе җитәкчесе
Ирек Ризванов хәбәр итте.
«Казаныбызда һәр
бишенче чыгарылыш сыйныф укучысы мәктәпне медаль белән тәмамлады. Мәктәп – ул безнең киләчәгебезнең нигезе. Һәм бүгенге 17–18 яшьлек
укучыларның уңышлары бик куандыра. Чөнки шәһәребез, республикабыз, илебез үсешен 15–20 елдан нәкъ
менә алар билгеләячәк», – диде Казан
мэры.
1,3 меңнән
артык тугызынчы сыйныф укучысы, укуын «5» билгеләренә генә тәмамлап, төп гомуми
белем аттестаты алган. Бу – узган ел белән чагыштырганда 200 укучыга күбрәк күрсәткеч.