Быел
Казанның күпбалалы гаиләләренә 877 җир кишәрлеге бирелгән. 1 255 җир кишәрлеге
бүлеп бирү өчен әзерләп куелган. Шул ук вакытта Татарстанның Югары Ослан,
Питрәч, Яшел Үзән, Биектау һәм Лаеш районнарында өстәмә территорияләрне сайлау
эше алып барыла. Бу хакта эшлекле дүшәмбе утырышында Җир һәм милек
мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ренат Галәветдинов сөйләде.
Быел күп балалыларга 877 җир
кишәрлеге бирелгән
Казан мэры Илсур Метшин күпбалалы гаиләләрне җир белән генә чикләнмичә, кирәкле инфраструктура
белән дә тәэмин итүнең мөһимлеген ассызыклады. «Икенче ел рәттән челтәрләргә,
су, газ белән тәэмин итү эшләренә миллиард
сум акча бүлеп биргәннәре өчен рәисебезгә, республика җитәкчелегенә
рәхмәт. Бу бик җитди ярдәм», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин шулай ук үз йорты белән яшәүчеләр тормышындагы тәрбия мәсьәләсенә
тукталды: «Тормышлары җир белән бәйле балалар бер-берсе
белән генә уйнап калмый, алар хуҗалыкта әти-әниләренә дә ярдәм итә. Бу башка балалар –
алар тормышка башкача җайлаша, аларның
дуслык җепләре дә нык була. Без бу
эшне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез. Быел 877 җир кишәрлеге бүлеп бирелде, 1 255
җир кишәрлеге бүлеп бирү өчен әзерләп
куелды. Яхшы күренеш, ләкин әлегә җитәрлек саннар түгел», – диде ул.
Җир кишәрлекләрен арттыру өчен
профильле ведомстволар Татарстанның Югары Ослан, Питрәч, Яшел Үзән, Биектау һәм
Лаеш районнарында яңа җирлекләрне сайлау эше белән шөгыльләнә. Әлеге чаралар ярдәмендә тагын
1 685 гаилә җир кишәрлегенә ия булачак.
Бигрәк тә Дача поселогы тирәсендәге, Биектау районының Колсәет бистәсе янындагы территорияләргә ихтыяҗ зур кала. Бу
тирәләрдә 1 678 кишәрлек бүлеп бирелгән. Әлеге җирләргә кызыксынуның зур булуы
аларның Казанга, Казансу елгасына якын булулары белән аңлатыла.
Күпбалалы гаиләләр өчен бирелә
торган кишәрлекләрне үзләштерүгә ярдәм максатыннан республика бюджетыннан 1
миллиард сум акча
Шәһәр җирләрне бүлеп бирү белән бергә, инженерлык, транспорт инфраструктурасын булдыруга аерым игътибар бирә. Татарстан
Республикасы рәисе Рөстәм
Миңнеханов йөкләмәсе буенча,
2025 елдан күпбалалы гаиләләр өчен бирелә
торган кишәрлекләрне үзләштерүгә ярдәм максатыннан ел саен республика бюджетыннан
1 миллиард сум акча бүлеп бирелә.
«2025 елда Казанның күпбалалы
гаиләләре өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрендә юллар салу өчен 228 миллион сум акча бирелде. Әлеге материаль чаралар ярдәмендә гомуми озынлыгы 10 чакрым тирәсе юл – Биектау районының Каймар поселогындагы, Дача авыл җирлегендәге һәм Колсәет
торак массивындагы участокларга керү юллары төзекләндерелде. Агымдагы елда әлеге максатларга 205 миллион сум акча каралган: алар
Сокура поселогындагы, Дача авыл җирлегендәге һәм Каймар поселогындагы
участокларга 8 чакрым тирәсе озынлыктагы юл салуга тотылачак», – дип ачыклык кертте Ренат Галәветдинов.
Су белән тәэмин итү системаларын сузу чаралары да актив алып барыла. Каймар поселогында 20 чакрымнан артык озынлыктагы
эшләр (моңа 161 миллион сумлык финанс чаралары бүлеп
бирелгән) тәмамланган инде. 2026 елның июнендә Биектау
районының Яшь Көч авылында (9
чакрым чамасы) суүткәргеч
челтәрен төзү эшләре башланган. Эшләрне агымдагы елның сентябрь аенда тәмамларга ниятлиләр.
Күпбалалы гаиләләргә бүлеп бирелгән территорияләр төбәкнең 2019–2028 елларга Татарстан
Республикасын газлаштыру программасына кертелгән. Хәзерге вакытта Татинвестгражданпроект
дәүләт унитар предприятиесе газүткәргечләрне
проектлау эшен алып бара. Алар 2027
елда тәмамланырга тиеш.
Хәзерге вакытта Константиновка, Колсәет,
Сокура торак массивлары махсус программа
кысаларында үзәкләштерелгән
газ белән тәэмин ителгән. Олы
Дәрвишләр бистәсендә газ
белән тәэмин итү челтәрен төзү эшләре
башланган. Башка территорияләрдә
эшләр проектлау чаралары тәмамланганнан
соң – якынча 2028–2030 елларда башлана.
Электр белән тәэмин итү мәсьәләләре «Сетевая компания» ачык акционерлык җәмгыяте белән
хезмәттәшлек нәтиҗәсендә хәл ителә.
Бүлеп бирелә торган барлык кишәрлекләрдә электрга тоташтыру эшләре техник яктан
башкарылган. Күпбалалы гаиләләр өчен ташламалы тарифлар каралган: 2026 елда түләү
бәясе 1 304,42 сум дип билгеләнгән. Шул рәвешле, стандарт ихтыяҗ санала торган 15
кВт егәрлектәге электрга тоташу бәясе 19 566 сум тора, бу базарныкыннан 6
тапкырга диярлек (якынча 114 мең сумга) арзанрак бәя.
Җир кишәрлекләрен бүлү
комиссиясенең чираттагы утырышлары 2026 елның 12 августыннан 28 августына кадәр
билгеләнгән; аларга 250 гаилә чакырылган. Ел ахырына кадәр комитет тагын
бер мең гаилә өчен участок сайлау процедурасын үткәрергә ниятли.
«Безнең тарафтан
комиссиягә чакырылган барлык
гражданнарга мәҗбүри рәвештә алдан – почта аша хәбәрнамәсе булган заказлы хатлар ярдәмендә, шулай ук телефон аша хәбәр ителә», – дип ассызыклады Ренат Галәветдинов. Ул шулай ук
яшәү урыны алыштырылган очракта комитетка
тиз арада хәбәр итү кирәклеген
искәртте; моны ведомствоның рәсми сайтындагы интернет-кабул итү системасы аша эшләргә була.
Моннан тыш, күпбалалы гаиләләр сайлау хокукына ия: аларның җир кишәрлеге урынына 200 мең сум күләмендә бер тапкыр
бирелә торган акчалата түләү алу мөмкинлеге бар. Бүгенге көндә шундый 38 гариза теркәлгән, әлеге чарадан 21 гаилә файдаланган.
Стратегик үсеш планында 2028 елдан башлап Казанга якын районнарда шәхси торак төзелеше өчен тагын 1 732 гектар җир кишәрлеге әйләнешкә кертеләчәк, дип каралган. Бу 7 меңгә якын яңа
кишәрлекне рәсмиләштерергә ярдәм
итәчәк. Әлеге күренеш, профильле комитет бәяләве буенча, күпбалалы гаиләләрнең
җир алу чиратын тулысынча ябарга мөмкинлек бирәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 2012 елдан
Казанда бушлай җир кишәрлеге алу хокукыннан 11 мең 134 гаилә файдаланган.