Казанның А.М.Бутлеров һәйкәле янындагы Ленин бакчасына керү юлын
төзекләндерү эшләре 50%ка башкарылган. Объектта тузган юл өслеге кырдырып
алынган, бетон эшләре башкарылган, яктырту һәм автомат рәвештә су сибү
челтәрләре сузылган, һәйкәл тирәсенә брусчатка җәю эшләре башкарылган. Биредә
әле тагы өстәмә рәвештә агачлар, куаклар утыртылачак, баскыч, яктырту
җайланмалары яңартылачак һәм тагы әлеге киңлекне парковкадан саклап калырга
җыеналар. Эшләрнең барышын Казан мэры Илсур Метшин тикшерде.
«Республикабыз рәисенең көчле ярдәме белән без яңа уңайлы парклар һәм
скверлар булдырып, Казан буенча инфраструктураны актив үстерәбез. Федераль
университет янәшәсендә урнашкан Бутлеров һәйкәле янында яңартыла торган сквер
шундый проектларның берсе. Без бу урынны тагын да матуррак һәм имин итәбез:
җәяүлеләр йөри торган юлны саклап калу өчен транспорт хәрәкәте схемасын
үзгәртеп, яшел территорияне арттырабыз, заманча яктырту җайланмалары
урнаштырабыз. Ленин бакчасына керү юлы уңайлырак булачак, әлеге киңлеккә яңа
эскәмияләр ясала, булганнары төзекләндерелә. Яңартылган скверны Шәһәр һәм
Республика көнендә ачарга җыенабыз. Башкалабыз үзәгендәге әлеге киңлек Казан
халкына, студентларыбызга, кунакларга ошар дип өметләнәбез», – диде Казан мэры
Илсур Метшин.
Төзекләндерү чаралары 1,7 мең квадрат метрдан артык мәйданда алып барыла.
Эшчеләр объектта иске асфальтны кырдырып, плиткаларны кире җыеп алган, хәзерге
вакытта алар брусчатка җәю эше белән шөгыльләнә.
Скверда бик матур, яшеллеккә бай ял итү зонасы булдырыла: карама, өрәңге
агачлары, сирень, балан куаклары кебек 816 куак һәм 15 агач утыртырга
ниятлиләр. Территориягә яңа ут баганалары, урам фонарьлары куелачак. Шулай ук
биредә агачларны, Бутлеров һәйкәлен күркәм итеп яктырту системасы белән
җиһазландыру эшләре башкарылырга тиеш.
Сквер кунаклары өчен сигез эскәмия, дүрт чүп савыты, куркынычсызлыкны
тәэмин итү максатыннан видеокүзәтү системасы куелачак. Тарихи чыганакларга да
аерым игътибар бирелә: скверга А.М.Бутлеровның фәнни казанышлары белән
таныштыра торган мәгълүмати такта урнаштырыла.
Биредәге эшләр тулысынча тәмамланганнан соң, яңартылган киңлек
студентларны, Татарстан башкаласында яшәүчеләрне, кунакларны заманча җәлеп итү
ноктасы булыр, дип көтелә.
Һәйкәл янындагы мәйданчыкта күпьеллык стихияле парковка мәсьәләсен хәл итү
проектның төп бурычларының берсе буларак билгеләнгән иде – ул тарихи урынның
тышкы күренешенә зыян салу белән бергә, җәяүлеләргә дә мәшәкать тудырды.
Законсыз тукталышларны булдырмау максатыннан декоратив чылбыр куелган гранит
баганалар утыртылачак. Транспорт агымын җайга салу өчен Профессор Нужин
урамында хәрәкәтне бер яклы иткәннәр. Профессор Нужин урамыннан Пушкин урамына
чыгу юлын өске якка – УНИКС мәдәни-спорт комплексына таба хәрәкәт итү уңаена
киңәйткәннәр. Хәзер инде биредә Кремль урамыннан аска таба хәрәкәт итү тыела.
Машиналар йөри торган юл буенда рәсми парковка урыннары булдырыла. Хәзерге
вакытта урам ябылган. Хәрәкәт барлык төзелеш-монтаж эшләре тәмамланганнан соң
рөхсәт ителергә тиеш.
Күчмә киңәшмәдә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары
Игорь Куляжев, Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов, Казанны
үстерү институты директоры Алексей Горбунов, Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе
Альберт Шәйнуров, Парклар һәм скверлар дирекциясе директоры Айгөл Латыйпова
катнашты.
Исегезгә төшерәбез, әлеге эшләр белән бергә Горький
исемендәге паркта да төзекләндерү чаралары башкарыла. Анда Казансу елгасын
күзәтү мәйданчыгын төзү буенча беренче чираттагы эшләр башкарыла.
Ел башында бирелгән мәгълүматлар нигезендә Татарстан
башкаласында 627 гектар мәйданны алып тора торган 170 парк бар дип санала. 10 ел эчендә
республика күләмендә гамәлгә ашырылган җәмәгать киңлекләрен үстерү программасы
ярдәмендә Казанда 50 парк һәм сквер төзекләндерелгән – бу барлык паркларның
өчтән бер өлеше дигән сүз.
Серов урамындагы «Ярдәм» бульварында бик зур
яшелләндерү эшләре башланган –
әлеге киңлеккә 170 агач, 2,8 мең чәчәк һәм 1,2 мең куак утыртылачак.
Үсемлекләр, нигездә, бульварның йөзек кашы булачак күл тирәсен бизәячәк.
Хәзерге вакытта күл янында җәяүлеләр өчен ял итеп йөрү юллары ясала.