Казанда «Иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2026» шәһәр конкурсының Гран-при иясе Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ленар Гарифуллин булды. Конкурсның призлы урыннарын яулаучылар һәм лауреатларның исемнәрен Социаль политика идарәсе башлыгы Ирина Смирнова белдерде.
Казан мэры Ильсур Метшин остазлык эшенә төрле өлкә вәкилләрен – эшмәкәрлектән алып ИТ-индустриягә кадәр җәлеп итүнең никадәр мөһим булуын ассызыклады. «Һөнәри хезмәттән төкәнүгә каршы иң яхшы чара – безнең ярдәмгә чыннан да мохтаҗ булганнарга булышу. Мин моңа социаль өлкәдәге хезмәттәшләремне генә түгел, җитәкчеләрне, депутатларны, эшкуарларыбызны һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә эшләүче белгечләребезне дә чакырам», – дип билгеләп үтте шәһәр башлыгы. Мэр сүзләренчә, Казанда җәмәгать тәрбиячеләре хәрәкәте моннан 10 ел элек «Аның урынына түгел, ә бергәләп» дигән шигар астында башланып киткән. Бүген хәйриячелек һәм җәмгыятькә хезмәт итү бик күп шәһәр халкы өчен яшәү рәвешенә әйләнде – алар авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерләрне үз канатлары астына ирекле рәвештә алып, алар өчен җаваплылык тоталар, һәрдаими һәм һәряклап ярдәм итәләр.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, бу юнәлештәге эшне туктаусыз дәвам итәргә һәм аеруча ярдәмгә мохтаҗ булган үсмерләргә булышырга кирәк. Ул Казанның бу өлкәдә башка төбәкләр өчен яхшы үрнәк булу мөмкинлеген ассызыклады.
Татарстанда җәмәгать тәрбиячеләре институты 2009 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Бүген Казанда профилактика исәбендә торучы 756 үсмер һәм социаль куркыныч хәлдә калган 1144 бала янына барлыгы 835 остаз беркетелгән.
Аларның төп бурычы — үсмерләрнең тәрбиясендә җитешмәгән якларны тулыландырырга ярдәм итү, аларның буш вакытларын, укуларын дөрес оештыру һәм җәмгыятькә җайлашып китүләренә һәряклап ярдәм итү.
Әлеге хезмәтнең уңышлылыгын бәяләүдә иң төп күрсәткеч булып, канат астына алынган балаларның эчке эшләр органнарының профиклактик исәптә торудан чыгарылуы тора. Быел конкурсның район этабында 20гә якын җәмәгать тәрбиячесе катнашты. Алар һәр балага карата шәхси алымнар кулланып, битараф булмауның бала тормышын яхшы якка үзгәртә алуын үз үрнәкләрендә исбатлады.
Мәсәлән, конкурсның Гран-при иясе Казан Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт комитеты рәисе урынбасары Ленар Гарифуллин авыр җинаять кылып, өч елга шартлы рәвештә хөкем ителгән үсмергә булышкан. Җәмәгать тәрбиячесенең даими ярдәм итүе һәм таяныч булуы нәтиҗәсендә, үсмер төзәлү юлына баскан: спорт белән шөгыльләнә башлаган, тугызынчы сыйныфны уңышлы тәмамлаган һәм хәзер көллияткә укырга керергә җыена.
Конкурста беренче урынны Совет районының 171 нче мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Зөлфия Кәримуллина яулады. Аның канат астына алынган үсмере, элек сукбайлык һәм урлашулар өчен профилактик исәптә торуга карамастан, төп дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырган һәм Казан радиомеханика көллиятенә укырга кергән.
Икенче урын «Яшүсмер» берләшмәсенең «Романтик» клубы җитәкчесе Юлия Гагаринага бирелде. Ул – тыелган «Колумбайн» хәрәкәте идеяләре белән мавыккан кыз баланың җәмәгать тәрбиячесе. Белгеч тарафыннан вакытында күрсәтелгән ярдәм һәм башкарылган эш нәтиҗәсендә үсмернең тәртибендә уңай үзгәрешләргә ирешелә алган.
Өченче урынны яулаган Яңа Савин районының 31 нче мәктәбе инглиз теле укытучысы Олеся Тэрдик остазлыгы үрнәк алырлык. Җәмәгать тәрбиячесенең тырышлыгы нәтиҗәсендә, аның карамагындагы кыз бала төрле түгәрәкләргә, остаханәләргә һәм психолог белән очрашуларга җәлеп ителгән. Бүген исә үсмер кызның тулысынча төзәлү юлына басуы сәбәпле, аны профилактик исәптә торудан чыгару турында балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәгә гариза юлланган.