Ел башыннан
Казанның паркларында, скверларында урнашкан җәмәгать бәдрәфләрендә явыз ниятле
затлар 50дән артык сабын савытына, 40 ишек тоткасына, бүлеп куелган 20
җайланмага, 20дән артык чүп кәрзиненә, шул ук сандагы элгечкә, 15 юдыру
җайланмасына, алты унитазга зыян салган. Эшлекле дүшәмбе утырышында җәмәгать
киңлекләрендә вандализм мәсьәләсе хакында Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе
Альберт Шәйнуров хәбәр итте.
«Безнең бәхеткә, бүгенге көндә паркларда вандализм
күренеше сирәгәя. Бу эшне ничек башлап җибәргәнебезне бик яхшы хәтерлим. Ул
вакытта металлдан эшләнгән урналарны, бераз соңрак пластик чүп савытларының
күбесен җыеп алып китәләр иде. Башкарма комитет җитәкчесенең өч мең чүп савытын
урнаштырып кына куйдык, аларны инде урлап киткәннәр, хәзер янәдән яңаларын
сатып алырга кирәк, дип борчылып сөйләгәнен әле дә бик яхшы хәтерлим. Ул
вакытта мин дачада яшәүчеләрнең күңелләре булганчы, икенчел базар әлеге товар
белән тулганчы сатып алачакбыз, дигән идем», – дип хәтирәләрне яңартты Казан
мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы хәзерге вакытта мондый очракларның
кыргыйлык буларак кабул ителүен аңлатты. «Без әлеге күренешне сабыр гына
күзәттек. Төзекләндерелгән шәһәр яны киңлекләренең безнең өчен шулай ук мөһим
булуын аңлый идек. Ләкин бүгенге көндә моны күз алдына китерүе дә бик кыен.
Парклардагы вандализм тиздән үткәндә калыр, дип өметләнәм. Чөнки Казан халкының
күбесе шәһәр хезмәтләре, төзекләндерү предприятиеләре, идарәче компанияләр,
район башлыклары тарафыннан нәкъ менә алар өчен булдырылган җәмәгать
киңлекләренә үзгә бер җылылык, кайгыртучанлык белән карый», – дип билгеләп үтте
Илсур Метшин.
Муниципаль милеккә зыян салу очраклары барыннан да
бигрәк Татарстан Республикасында төзелеш тармагы барлыкка килүнең 100 еллыгы
скверында, Җиңү паркында, «Континент» һәм «Калейдоскоп» паркларында, шулай ук
«Светлая долина», «Салават күпере» торак комплексларындагы җәмәгать
киңлекләрендә күзәтелә.
Альберт Шәйнуров гигиена чараларын дөрес итеп юкка
чыгару кирәклегенә басым ясады. Унитазга ташланган кәгазь һәм дымлы
салфеткалар, башка төр әйберләр чүп тыгылу очракларына, насос җайланмасының
сафтан чыгуына сәбәп булып тора. Шуның аркасында җәмәгать бәдрәфләрен
төзекләндерү өчен вакытлыча ябарга туры килә.
Явыз ниятле затлар кылган гамәлләрдән парктагы башка
инфраструктурага да зыян килә. Мәсәлән, Кече Акчарлак күле янындагы
эскәмияләрдә, ятакларда такталарны сындырганнар, Горки-Әмәт урманында берничә
тапкыр вендинг аппаратын ватканнар. Җиңү паркында чуен эскәмияләр, хәрби
техника куелган экспозиция элементлары зыян күргән, «Калейдоскоп» паркында
балалар өчен ясалган уен җиһазларын ватканнар, күптән түгел генә утыртылган
агачларны кискәннәр.
Җәмәгать киңлекләрендә хокук бозучыларны ачыклау өчен
видеокүзәтү камералары кулланыла. Алынган материаллар хокук саклау органнарына
тапшырыла. «Башкала халкы паркларны, скверларны төзекләндерү чараларына аңлы
рәвештә караган очракта, безнең киңлекләребез тагы да файдалырак булыр иде», –
дип сүзен тәмамлады Альберт Шәйнуров.