Паркларда тузган инфраструктураны планлы рәвештә алыштыру кысаларында, ел башыннан бирле Казанда 39 яңа уен һәм спорт объекты урнаштырылган. Яңа җиһазлар Җиңү паркында, «Ак Чәчәкләр» бульварында, «Континент» һәм «Крылья Советов» паркларында, Мир урамындагы скверда, Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясында, Тимер юлчылар мәдәният йорты янында, Харовое күле скверында, шулай ук Укучылар һәм Дан скверларында пәйда булды. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Альберт Шәйнуров хәбәр итте.
«Соңгы елларда Татарстан Рәисе, республика Хөкүмәте ярдәме һәм Казан районнарының зур хезмәте нәтиҗәсендә бездә искиткеч иҗтимагый киңлекләр пәйдә булды. Бүген докладта тәкъдим ителгән зур эшләр – башкарылган хезмәтнең бер өлеше генә әле, – дип ассызыклады Казан Мэры Ильсур Метшин. – Чынлыкта, бүген Казанда бөтенләй яңа ял итү мәдәнияте формалаша. Элек кешеләр ял көннәрендә шәһәр читенә – Идел буена яки Казан тирәсендәге күлләргә качарга тырышса, хәзер исә шәһәр эчендәге паркларны сайлый. Биредә гаиләләре белән ял итәләр, Парклар һәм скверлар дирекциясе оештырган чараларда катнашалар».
Соңгы ун ел эчендә Казанда парклар саны биш тапкырга арткан. Мэр сүзләренчә, бу – шәһәр мохитенең бөтенләй башка дәрәҗәсе, югары сыйфаты, һәм ул үзенә даими игътибар, тәрбия, төзәтү һәм яңарту эшләре таләп итә.
«Мин «Парк геройлары»на – күңел кушуы буенча килеп, Казанны тәртипкә китерүче, шәһәрне яхшыртырга булышучы иреклеләргә рәхмәтемне белдерәсем килә», – диде шәһәр башлыгы.
Альберт Шәйнуров сөйләгәнчә, быел Парклар һәм скверлар дирекциясе тарафыннан тагын 19 берәмлек җиһаз – тренажерлар, уен корылмалары, таганнар, балалар өчен күнектерүче җайланмалар, сикерә торган җиһазлар һәм комлыклар урнаштырылган. Алар Җиңү паркында, «Ак Чәчәкләр» бульварында, «Континент», «Крылья Советов» паркларында һәм Мир урамындагы скверда пәйда булган.
Тышкы төзекләндерү комитеты тарафыннан иҗтимагый киңлекләрдә тагын 20 берәмлек балалар җиһазы урнаштырылган. Яңа карусельләр, таганнар һәм балалар өчен күнектерүче җайланмалар Бөек Ватан сугышы ветераннары аллеясында, Юдино бистәсендәге Тимер юлчылар мәдәният йорты янында, Харовое күле скверында, шулай ук Укучылар һәм Җиңү проспектындагы Дан скверларында пәйда булган.
Яңаларын кую белән беррәттән, булган инфраструктураны яңарту эшләре дә туктаусыз дәвам итә. Мәсәлән, Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркының юбилеена биредәге эскәмияләр һәм чүп савытлары буялган. «Черек күл» паркы да тәртипкә китерелгән – анда шул ук эшләрне башкарганнар. Ә менә Горки-Әмәт урманында, «Аккош күле» урман-паркында һәм «Фестиваль» бульварында табигый тузу һәм кеше агымының күп булуы сәбәпле, ел саен агач түшәмнәрне төзекләндерергә туры килә. Моннан тыш, быел «Весна» торак комплексы, «Черек күл», «Калейдоскоп», «Крылья Советов» һәм «Наратлык» паркларында 100 квадрат метрга якын резин каплама торгызылган. Якын арада исә «Весна» торак комплексындагы паркта һәм Кече Акчарлак күле янындагы кече архитектура җиһазларының өслекләрен яңарту планлаштырыла.
Тышкы төзекләндерү комитеты карамагындагы объектларда да тәртипкә китерү эшләре дәвам итә. Җиңү проспектындагы Дан скверында, «Чыршы шәһәрчеге» паркында, шулай ук Әсгать Галимҗанов исемендәге скверда, Парин, Васильченко һәм Техника урамнарында бакча эскәмияләре төзәтелгән һәм буялган. Тинчурин театры алдындагы мәйданчыкта һәм «Ричмонд» торак комплексы янындагы яр буенда исә түшәлгән таш алыштырылган, ә Тукай скверында декоратив коймаларны һәм эскәмияләрне буяп чыкканнар.
Иҗтимагый киңлекләрне яхшыртуга шәһәр хакимияте эшкуарларны да җәлеп итә. Мәсәлән, июнь аенда «КамаСтройИнвест» компаниясе ярдәме белән Горки-Әмәт урманында яңа уен мәйданчыгы ачылды. Мәйданчыкта түгәрәк таганнар, балаларны үстерә торган «Крестики-нолики» уен тактасы, шулай ук интерактив һәм тойгылы элементлар урнаштырылган. Моннан тыш, әлеге ширкәт парктагы балалар җиһазларын өстәмә рәвештә төзекләндерү чыгымнарын да тулысынча үз өстенә алган.
«Күп эшне, билгеле, безнең төзекләндерү предприятиеләре башкара. Ниятләгән максатларыбызга акча һәрвакыт җитми. Ел саен кирәкле күләмдәге финанслауны якларга булышканнары өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына, Владимир Владимировичка һәм барлык ярдәм итүчеләргә рәхмәтемне белдерәм. Иҗтимагый киңлекләр саны биш тапкырга артты, ә аларны финанслау күләме бары тик ике тапкырга гына күтәрелде», – дип йомгаклады үз сүзен Ильсур Метшин.
Бүгенге көндә Казанда барлыгы 170 иҗтимагый киңлек – бакчалар, парклар һәм скверлар исәпләнә. Аларның гомуми мәйданы 627 гектарны тәшкил итә. Әлеге урыннарны чиста һәм тәртиптә тоту белән Тышкы төзекләндерү комитеты һәм Парклар һәм скверлар дирекциясе шөгыльләнә. Белгечләр инфраструктураны яңартудан тыш, көн саен территорияләрне җыештыра, яшел үсентеләрне тәрбияли, фонтаннарны, яктырту системаларын һәм башка төзекләндерү элементларын карап тора.