20–26 август көннәрендә Казанда Халыкара
«Новая волна/Яңа дулкын» музыка бәйгесе үткәрелә. Быел төп бүләк өчен биш
илдән: Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Грузия һәм Россиядән 13 финалга узучы
көч сынаша. Финалда Татарстан җырчысы Игнат Изотов та катнаша. Ул – республика
күләмендәге «Созвездие-Йолдызлык» проектында катнашып, профессиональ артист
дәрәҗәсенә күтәрелгән җырчы егет. Әлеге вакыйгага әзерлек хакында бүген эшлекле
дүшәмбе утырышында Казан мэры Илсур Метшин сөйләде.
«Бәйгедә җырчы Игнат Изотовның катнашуы безнең өчен аерым горурлык. Күпләр
аны «Созвездие-Йолдызлык» проектында яшь башкаручы буларак хәтерли, бүген исә
ул инде безгә профессиональ артист буларак билгеле. Игнат Изотов лаеклы чыгыш
ясар дип өметләнәбез. Бәйге программасыннан тыш, тамашачылар өчен Россия
эстрадасы йолдызлары катнашында концертлар әзерләнә. Сәхнәдә Игорь Крутой, Олег
Газманов, Николай Расторгуев, Дима Билан, Татьяна Куртукова, Филипп Киркоров,
Люся Чеботина, Артур Пирожков, Алсу һәм Игорь Николаев чыгыш ясаячак. Фестиваль
программасына иҗат кичәләре, Юрий Антонов, Олег Газманов иҗатына багышланган
трибьют-концерт кертелгән. Болар бар да музыка сәнгатен сөючеләрнең күбесе зур
түземсезлек белән көткән истәлекле вакыйгалар. 23 август – премьералар көне,
Казанда башкаручыларыбызның яңа җырлары яңгыраячак», – дип хәбәр итте Илсур
Метшин.
Исегезгә төшерәбез, узган җәйдә Казан беренче тапкыр яшь башкаручылар өчен
оештырыла торган Халыкара «Новая волна/Яңа дулкын» бәйгесен уздыру мәйданчыгы
итеп сайланган иде. Яшь җырчылар 22 августтан 24 августка кадәр музыка
индустриясендә үзләрен таныту мөмкинлеге, җиңү өчен көрәште. Alex Lim
(Александр Лим) төп бүләккә ия булды.
«Новая волна/Яңа дулкын» бәйгесе 2002 елдан башлап талантлы яшь
башкаручыларны ачыклау, аларга ярдәм итү, эстрада музыкасы өлкәсендә халыкара
мәдәни багланышларны үстерү, яңа музыка әсәрләрен, башкаручыларны
популярлаштыру максатыннан үткәрелә. 2014 елга кадәр ул ел саен Юрмалада
(Латвия), 2015 елдан 2019 елга кадәр – Сочида, 2021 һәм 2024 елларда – федераль
«Сириус» территориясендә уздырылган. Бәйгене Татарстан башкаласында үткәрү
тәкъдиме беренче тапкыр 2014 елда Казан шәһәре Думасы утырышында яңгыраган.