2026 елның беренче яртыеллыгында Казанга 3 миллионга якын кунак килгән, бу сан 2025 елның шул ук чордагы күрсәткеченән 6% ка күбрәк. Туристлык өлкәсенең Татарстан башкаласы икътисадына керткән гомуми өлеше ярты ел эчендә 50 миллиард сумга җиткән.
Бүгенге көндә Казан Россия шәһәрләре арасында туристлар саны буенча алдынгы булып кала: ел саен шәһәр йөкләнеше буенча 1,33 миллион яшәүчегә 5 миллионнан артык кунак туры килә. Туризмны үстерү комитеты мәгълүматлары буенча, Казанның уртача туристына – 40 яшь, хатын-кызлар кунакларның 58% ын тәшкил итә, калганы ир-атлар санына туры килә. Сәяхәтчеләрнең шактый өлеше гаилә ялына өстенлек бирә: шәһәргә туристларның өчтән бере (33%) балалар белән килә. Казанга ешрак Мәскәү, Санкт-Петербург, Түбән Новгород, Самара, Чабаксар һәм Йошкар-Оладан киләләр.
Александр Шавлиашвили билгеләп үткәнчә, Казанны күрергә теләү ихтыяҗының иң югары ноктасы җәйгә туры килә. Мәсәлән, июньдә Казанда 613 меңнән артык кеше булган, ә кыш көне урнаштыру объектларының йөкләнеше ике тапкырга якын кими. Әлбәттә, яңа ел каникулларында шәһәр 480 меңнән артык турист кабул иткән. Әмма бу уңышлы сан да күрсәткечләр арасындагы аермалыкны сиздерә.
«Безнең бурыч – туристларның шәһәрдә калу вакытын озынайту, кышкы сезонда туристлар агымын арттыру һәм аны бәяләү инструментларын камилләштерү», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Куелган максатларга ирешү өчен Туризмны үстерү комитеты эшнең мөһим нигезләрен билгеләде. Шуларның берсе – сәфәрнең уртача озынлыгын ике көннән өч көнгә кадәр арттыру. Бүген шәһәр кунакларының танылган һәм яраткан урыннары булып Казан Кремле, Иске Татар Бистәсе, Кремль яр буе, «Казан» гаилә үзәге һәм Бауман урамы кала. Туристлар төбәктә ял итәргә озаграк калсын өчен, Татарстанның истәлекле урыннары буенча маршрутларны ешрак тәкъдим итү планлаштырыла.
Моннан тыш, башкаланың үзендә дә җәлеп итүчән урыннарны арттыру максаты белән Александр Шавлиашвили «Казан» гаилә үзәге тирәсендә зур шугалак төзергә тәкъдим итте. Шулай ук Казан зооботаника бакчасын төзекләндерүнең беренче этабы буенча эшләре төгәлләнгәннән соң, килүчеләр саны елына 2 миллионга кадәр артачак.
Чит ил кунакларын җәлеп итү мөһим бурыч булып кала, хәзер аларның саны гомуми туристлык агымының 2% ын тәшкил итә. Комитетта куелган максат буенча бу күрсәткечне 4,3% ка арттыру каралган. «Чит илдән сәфәр белән килүчеләр беркайчан да ике көнлек кенә ял планлаштырмый. Кагыйдә буларак, ял дүрт көннән дә ким булмый», – дип билгеләде ул.
Шәһәр башлыгы Илсур Метшин профильле структураларны яңа чишелешләр эзләргә һәм булган мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдаланырга өндәде: «Зооботаника бакчасы – тулысынча дөрес юнәлеш: шул юнәлеш белән дөрес кулланганда ул көчле җәлеп итүчән үзәккә әверелергә мөмкин. Ләкин сүз аның турында гына түгел: безнең шәһәрдә кулланырлык, үстерерлек һәм берләштерерлек кызыклы, матур һәм истәлекле урыннар һәм мөмкинлекләр бик күп», – диде шәһәр башлыгы.
Сүзен йомгаклап, Александр Шавлиашвили сыйфатлы инфраструктураны берләштерү, эре халыкара вакыйгалар уздыру һәм брендны еш тәкъдир итү Казанга туристлык өлкәсенең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә, дип белдерде.