Белем көнендә Казан мэры Илсур Метшин 170 нче күппрофильле лицейдагы бәйрәм тантанасы кунагы булды. Шәһәр башлыгы укучыларны, мәгариф хезмәткәрләрен һәм ата-аналарны яңа уку елы башлану белән котлады. Шулай ук ул яңартылган спорт объектларын, мәктәп ашханәсен карап чыкты, актив укучылар белән очрашты һәм югары сыйныф шәкертләре белән аралашты.
«Бирегә җыелган барлык кешене Белем көне белән чын күңелдән котлыйм. Бүген үзенчәлекле, искиткеч көн, һәм бөтен уку елы да шулай матур булсын, дип телим. Быел мәктәп бусагасын 16 мең беренче сыйныф баласы һәм 183 мең укучы атлап керде. Шәһәребездә 206 гомуми белем бирү учреждениесе бар. Без һәр ел яңа мәктәпләр ачабыз, һәм бу ел да искәрмә түгел: «Спортивная станциясе» торак комплексында 1500 урынга исәпләнгән иң зур мәктәпләрнең берсе төзелә. Уткән елда без 123 нче лицейны файдалануга тапшырган идек», – дип ассызыклады Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы ассызыклаганча, беренче кыңгырау көне аеруча беренче сыйныф балалары өчен зур мәгънәгә ия. Алда торган уку еллары исә шәкертләрнең сәләтен ачу, үсү һәм яңа биеклекләр яулау чорына әйләнергә тиеш. «Бүген – беренче сыйныф балалары өчен бәйрәм. Вакыт бик тиз үтә. Бу вакыт бәхетле, имин булсын, балалар сезне үзләренең ныклы сәламәтлеге белән сөендерсен, сәләтләрен үстерсен. Без балалар мәктәпләрдә генә түгел, ә мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә, өстәмә белем бирү системасында да үз сәләтләрен үстерә алсын өчен барысын да эшлибез», – диде шәһәр башлыгы.
Илсур Метшин шулай ук Татарстан рәисенә социаль өлкәгә зур игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде һәм мәгариф хезмәткәрләренең ролен аерым билгеләп үтте. «Укытучыларга кайгыртучанлыклары өчен рәхмәт. Укытучы – ул аерым бер һөнәри билгеләнеш. Икенче дәрәҗәдәге һөнәрләр юк, ләкин укытучылар һәм табиблар – үзенчәлекле кешеләр. Һәрберебезнең күңелендә беренче укытучысы, сыйныф җитәкчесе, мәктәп директоры гомергә саклана. Белем көне белән! Беренче сентябрь белән!» – дип котлады укучыларны Казан мэры һәм беренче сыйныф укучысы София Арефьева белән беренче кыңгырауны чыңлатты.
170 нче лицейда 1,5 меңнән артык укучы белем ала
2001 елда төзелгән 170 нче лицейда бүгенге көндә 1 543 укучы белем ала, биредә 77 педагог хезмәт куя.
Лицейда инфраструктураны яңарту буенча зур эшләр башкарылган. 2023 елда бина тулысынча яңартылды: түбә, инженерлык системалары, җылыту һәм электр челтәрләре, тәрәзә-ишекләр алмаштырылды, шулай ук спорт һәм актлар залы, фойе өр-яңадан төзекләндерелде. Моннан тыш, туклану блогы да тәртипкә китерелде. Быел исә лицейда алты бәдрәфне ремонтлау тәмамланды, контроль-үткәрү пункты куелды, территория төзекләндерелеп, асфальт җәелде һәм 18 яңа яктырту терәге урнаштырылды.
Быел мәктәп территориясендә универсаль спорт мәйданчыгы да пәйда булды. Биредә хоккей тартмасы, баскетбол һәм волейбол өчен резин капламалы мәйданчыклар, көч тренажерлары зонасы һәм йөгерү юллары ясалган. Тиздән мәктәп территориясендә кикбоксинг үзәге дә ачылачак.
Спорт мәйданчыкларын карап чыгу барышында Илсур Метшин укучыларның һәм шәһәр халкының дәресләрдән соң әлеге яңа инфраструктурадан файдалана алу мөмкинлеге белән кызыксынды. Лицей директоры билгеләп үткәнчә, мәйданчыклар барлык халык өчен ачык, ә иминлекне тәэмин итү максатыннан территориядә өч сак посты булдырылган. Шәһәр башлыгы шулай ук физик күнегүләр ясау өчен оештырылган зонада шөгыльләнүче балалар белән дә аралашты һәм мәктәпкә яңа спорт туплары бүләк итте.
Югары сыйныф шәкертләре белән очрашу һәм ашханәдәге яңа ризыклар исемлеге
Мэр мәктәп ашханәсен карады. Анда шәһәр башлыгына Түбән Кама һәм Казанның барлык мәктәпләрендә кулланылышка кертеләчәк өр-яңа мәктәп менюсын тәкъдим иттеләр. Рационга 12 яңа ризык өстәлгән: итле шулпа, сыер ите белән карабодай боткасы, сырлы тавык зразылары, кәтлитләр, азиячә һәм татарча балык ризыклары, эремчекле равиоли, ризотто һәм «Рим каникуллары» пастасы. Илсур Метшин ашханә хезмәткәрләре һәм биредә практика үтүче студентлар белән җылы әңгәмә корды.
Шуннан соң шәһәр башлыгы актлар залында 10 нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Аларга мөрәҗәгать итеп, Илсур Метшин киләчәктә һөнәр сайлауның мөһимлеген искә төшерде. «Шундый гыйбәрә бар: бер көн дә эшләмәс өчен, һөнәрне күңелең, йөрәгең белән сайларга кирәк, һәм шулчак эшкә теләк белән йөриячәксең, ул сиңа ләззәт бирәчәк», – дип билгеләп үтте мэр. Ул Казанда төрле сәләтләрне үстерү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылуын ассызыклап үтте. «Самолетлар төзергә телисезме – КМТТУ-КАИ, мәгълүмат технологияләре киңлекләрен яуларга телисезме, безнең Иннополис бар, күпсанлы факультетлары булган, төрле һөнәр алу мөмкинлеге биргән иң өлкән Казан университетыбыз бар. Мин сезнең дөрес максатлар куюыгызны, тырышуыгызны, уңышларга ирешүегезне, әти-әниегезнең ышанычын аклавыгызны, ә иң мөһиме, тормышта үз юлыгызны, үз урыныгызны табуыгызны телим», – дип өстәде мэр.
Бүген Казанда мәгариф инфраструктурасын үстерү дәвам итә. 2025 елда шәһәрдә 1 224 урынлы 123 нче лицей файдалануга тапшырылды, ә 2026 елда 1 501 урынга исәпләнгән яңа мәктәп төзелешен тәмамлау планлаштырыла. Гомумән алганда, соңгы 20 ел эчендә Казанда 35 мең укучыга исәпләнгән 42 мәктәп һәм 24 мең балага исәпләнгән 144 балалар бакчасы төзелде, 166 мәктәптә һәм 89 балалар бакчасында капиталь төзекләндерү эшләре үткәрелде. Мәгариф системасында 31 мең кеше хезмәт куя, шуларның 17 меңе – педагоглар. Бер ел эчендә штат 1301 яңа педагог белән тулыланды, аларның 460-ын яшь белгечләр тәшкил итә.
Чарада шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Ренат Шәмсетдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев, Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов катнашты.