1 сентябрьдән Казанда икенчел
чимал җыю пунктларын төзүче эшмәкәрләр өчен субсидияләргә гаризалар кабул ителә
башлый. Субсидиянең максималь күләме – 1 миллион сум. Һәр пункт өчен тулаем чыгымнарның
70%-ы субсидия рәвешендә кире кайтарыла. Шул ук вакытта бер гариза буенча эшмәкәр
шундый өч экопунктны төзү өчен ярдәм ала ала. Бу хакта эшлекле дүшәмбе
утырышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр
итте.
«Без полигоннарга чыгарыла һәм анда
тупланучы чүп күләмен киметү буенча алып барыла торган эшебезне дәвам итәбез. Калдыкларны
аңлы рәвештә төрләргә аеру, икенчел чималны сайлап калдыру мәсьәләсендә
активлык күрсәтүче башкала халкына рәхмәт белдерәсем килә», - дип билгеләп үтте
Казан мэры Илсур Метшин.
Ул калдыкларны төрләргә аеруга
күчү адымының кешедәге кайбер гадәтләрне үзгәртүне таләп итүен, шуңа күрә әлеге
эшнең алай җиңел генә бармавын ассызыклап үтте. Әмма, мэр сүзләренчә, шәһәр
акланмый, ул калдыклар күләмен кимү мөмкинлеге бирә торган карарлар эзләвен дәвам
итә.
«Икенчел чимал җыю һәм аны эшкәртү
белән шөгыльләнүче ширкәтләргә ярдәм итү – ул шәһәр сәясәтенең мөһим өлеше.
Чыннан да, әлеге эш белән кызыксынган кешеләр барлыгын белүгә, безгә эшмәкәрләр
бергәлеген булдыру мөһим. Алар белән бергә нәтиҗәләргә ирешергә, аларга ярдәм
итәргә әзербез. Мондый эшмәкәрләргә ярдәм итү эшебезнең башы гына әле бу», – диде
Илсур Метшин.
Ул шәһәрнең эшмәкәрләр тарафыннан
полигоннарга чыгарыла торган калдыклар күләмен киметергә ярдәм итүче яңа
тәкъдимнәрен карарга әзер булуын билгеләп үтте. Кирәк булган очракта мондый
инициативалар республика дәрәҗәсендә тәкъдим ителәчәк. «Әлеге тема 1,3 миллион кеше
яши торган, үсеп килүче Казан кебек шәһәр өчен бик мөһим», – дип ассызыклады
мэр.
Илсур Метшин «Игелекле Казан»
тәҗрибәсен мисал итеп китерде: оешманың социаль проектларына башта дистәләрчә,
бераз соңрак йөзләрчә, волонтерларны да исәпкә алганда – битараф булмаган
меңнәрчә кеше ярдәм итүен билгеләп үтте ул. «Бу очракта да бер яктан уңышлы
бизнес төзергә, икенче яктан шәһәргә әлеге мәсьәләне хәл итәргә булышырдай
эшмәкәрләр барлыкка килер дип өметләнәбез», – дип сүзен йомгаклады мэр.
Илдар Шакиров сүзләренчә,
субсидия икенчел чимал җыю пунктларын төзү һәм төзекләндерү, кирәкле
җайланмалар сатып алу, челтәрләргә тоташтыру, янәшәдәге территорияне
төзекләндерү чыгымнарын өлешчә капларга мөмкинлек бирәчәк.
Пунктның 2026 елның 1
гыйнварыннан субсидия алу өчен гаризалар тапшыру көне тәмамланганчы төзелүе
мөһим шарт булып тора. Гаризалар 15 ноябрьгә кадәр «Электрон бюджет»
системасында кабул ителә.
Субсидия кече һәм урта эшмәкәрлек
субъектлары реестрына кертелгән, шунда теркәлгән һәм Казанда эшчәнлек алып бара
торган эшмәкәрләргә бирелә. Моннан тыш, алар эшчәнлек төренең берсе буларак
калдыкларны җыю, эшкәртү һәм юк итү яки икенчел чималны эшкәртү (ОКВЭД 38)
белән шөгыльләнергә тиеш.
«Без, төбәк һәм федераль
программалар белән бергә җайлаштырып, күп еллар дәвамында бизнеска ярдәм итү
өчен муниципаль чаралар системасын эшлибез. Муниципаль «Кече һәм урта
эшмәкәрлеккә ярдәм» программасы кысаларында эшмәкәрләргә төрле чаралар тәкъдим
ителә: алар штрафларга мораторий, җәйге верандаларны бушлай урнаштыру,
муниципаль биналарны ташлама ярдәмендә арендалау мөмкинлегеннән, шулай ук
мәгълүмати һәм консультация ярдәменнән файдалана ала», – дип билгеләп үтте
Илдар Шакиров.
Субсидия бирү тәртибе, документларны
кабул итү сроклары һәм кагыйдәләре турында тулырак мәгълүмат Казан Башкарма
комитетының рәсми сайтында урнаштырылган. Эшмәкәрләр +7(843) 299-17-22 телефон
номеры аша Икътисади үсеш комитетына шалтыратып өстәмә мәгълүмат белән таныша
ала.
Илдар Шакиров калдыкларны
төрләргә бүлеп җыю инфраструктурасын үстерүнең Казанның Тотрыклы үсеш
стратегиясен гамәлгә ашыру буенча өстенлекле эш юнәлешләренең берсе булуын
ассызыклап үтте. Муниципаль ярдәм чаралары шәһәрдә йомык цикллы икътисад һәм
икенчел чимал эшкәртү тармагын үстерү өчен шартлар тудырырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 84
меңнән артык кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшли һәм 170 мең үзмәшгуль бар
дип санала. Шәһәрнең тулай төбәк продуктының 42,5%-ы һәм эш белән мәшгуль
халыкның 36%-ы алар өлешенә туры килә.