Яңа уку елы башына Казанның 11 мәктәп ашханәсендә төзекләндерү эшләре тәмамланды. Хәзер шәһәрдә 192 «мәктәп рестораны» санала. Бу хакта Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәтшина хәбәр итте.
«Бу юнәлештәге эшләр барлык мәктәпләрдә дә тулысынча башкарылды – бу 192 белем бирү учреждениесе дигән сүз. Кайвакыт әлеге бурыч үти алмаслык авыр булып тоелды, моны биредә утыручы һәр хезмәттәшебез яхшы белә. Чыганаклар чикле булуга карамастан, без бу эшкә алындык һәм бүген тулы ышаныч белән без моңа бергәләп ирештек, дип әйтә алабыз. Хәзер һәр мәктәптә уңайлы, заманча һәм, иң мөһиме, алдынгы җайланмалар һәм җиһазлар белән тулыландырылган ашханәләр эшли. Утыру урыннары саны да артты. Шулай ук без төп мәсьәләне кайгырттык: хәзер мәктәпләрдәге ризык һәрвакыт кайнар һәм тәмле», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Яңа уку елына әзерлек кысаларында әлеге ашханәләрдә инженерлык челтәрләре капиталь яңартылды. Белгечләр биналарның эчке планын үзгәртте: азык-төлек бүлекләренең ризык әзерләү барышын оештырудагы җитешсезлекләр бетерелде һәм эш таләләренә ярашлы итеп җайландырылды. Залларны яңача планлаштыру нәтиҗәсендә утыру урыннары саны 211гә артты.
Ашханә эшчәнлеген автоматлаштыру һәм пешекчеләр хезмәтен җиңеләйтү максатыннан, Департамент 33,1 миллион сумлык заманча җиһазлар сатып алды. Мәктәпләргә яңа пар мичләре, плитәләр һәм савыт-саба юу машиналары китерелде. Моннан тыш, кухня әсбапларын һәм савыт-сабаны яңартуга – 9,6 миллион сум, ашханәләрдә уңайлы мохит тудыручы эчке бизәү эшләренә – 7,4 миллион сум, ә хезмәткәрләр өчен яңа махсус киемнәргә 6,1 миллион сум акча сарыф ителде.
Рима Мөхәммәтшина билгеләп үткәнчә, ашханәләрне тәртипкә китерү системалы рәвештә алып барыла: техник җайланмаларны ремонтланучы объектларда гына алмаштырмыйлар, ә Казанның барлык белем бирү учреждениеләрендә дә, уку елы дәвамында ихтыяҗ тууга карата гамәлгә ашырыла.
Ремонт эшләре Татарстан Республикасы бюджетыннан (260,4 миллион сум) һәм Азык-төлек һәм социаль туклану департаментының үз акчалары исәбеннән (56,2 миллион сум) финансланды.
Санитария куркынычсызлыгына аеруча зур игътибар бирелә. Мәктәп ашханәләре һәм туклану комбинатының 1400 хезмәткәре, мәҗбүри еллык медицина тикшерүеннән тыш, үзләрендә стафилококк йөртү куркынычы булмасын өчен, өстәмә тикшерү үткәрелде.
Искәртеп узабыз, бүгенге көндә Департамент көн саен Казанның һәм Татарстанның 10 районындагы 1000нән артык учреждениесендә 310 мең кешене азык-төлек белән тәэмин итә. Шул исәптән Казанда 204,5 мең мәктәп укучысы, балалар бакчаларына йөрүче 91,7 мең бала һәм хастаханәләрдә дәваланучы 5 мең пациент кайнар туклану белән тәэмин ителгән.