1 сентябрьдән Казанда мәктәптә туклану ризыклары төрләндерелә: ашханәләрдә
дөнья халыкларының аш-сулары белән таныштыра торган махсус көн программасы
әзерләнә. Әлеге тәкъдим укучыларның төшке ашка кызыксынуын арттырырга,
туклануны кызыклырак итәргә тиеш. Эшлекле дүшәмбе утырышында бу хактагы
яңалыклар белән Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры
Рима Мөхәммәтшина таныштырды.
Яңа алымны
укучылар арасында таныту өчен Департамент мәктәп администрацияләре белән бергә
тематик класс сәгатьләре, ризыкны тәмләп карау чаралары, интерактив уеннар
үткәрергә ниятли.
Шәһәр башлыгы мәктәпләрнең азык-төлек блогында
ризыкларның кайнар һәм тәмле булуы белән бергә, аларның файдалы булырга
тиешлеген дә билгеләп үтте: «Мин кат-кат әйтәм: балалар төрлечә киенә, төрлечә
укый, төрле нәтиҗәләр күрсәтә ала – әмма мәктәптә аларның барысы да бер үк
төрле тәмле, файдалы ризыклар белән тукланырга тиеш. Бу – сәламәтлек
нигезе. Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән әлеге мәсьәләләр хакында
күп тапкырлар фикер алыштык һәм шуны төгәл беләбез: сәламәтлек торышы, аерым
алганда ашказаны-эчәк тракты, кешенең гомуми хәленә турыдан-туры йогынты ясый –
асылда, кешенең сәламәтлеге эчәклек системасының сәламәтлегенә бәйле». Илсур
Метшин сүзләренчә, мәктәп укучыларын сыйфатлы ризык белән тәэмин итү – ул
Казанның, бөтен республиканың, тулаем алганда илебезнең сәламәт буынын
формалаштыруга керткән зур өлеше. «Бу эш белән без инде 20 ел шөгыльләнәбез –
әз вакыт түгел, бәхеткә, уңай нәтиҗәгә ирешә алдык», – дип сөйләде ул.
Яңа уку елында Азык-төлек департаменты 173 мең Казан
укучысына кайнар ризык әзерли. Менюга 12 төр яңа ризык өстәлә: ашханәләрдә
балалар венгрча гуляш, сыер ите белән әзерләнгән махсус карабодай, эченә сыр
салынган, тавык итеннән ясалган кабартма сыман ризык, ит шарчыклары, сыр белән
итальянча балык, Азия халкыныкы сыман һәм татарча балык, эремчек пилмәне,
ризотто, «Рим каникуллары» пастасы белән сыйлана ала.
Департаментта балык ризыкларын популярлаштыруга аерым
игътибар бирелә. Рима Мөхәммәтшина кече сыйныф укучылары туклана торган
ризыклар исемлегенә балык кертү белән бәйле кыенлык булуга карамастан,
ведомствоның әлеге продуктның файдасы турында балаларга, ата-аналарга аңлату
эшен дәвам итәчәген билгеләп үтте.
Яңа уку елында мәктәп ризыкларына бәяләр элеккечә кала.
Башлангыч сыйныф укучылары өчен, элеккечә үк, түләүсез туклану буенча федераль
программа (комплексның бәясе – 92,76 сум) гамәлдә. Сайлау өчен я икенче ризык
яисә сөт боткасы белән ике вариант тәкъдим ителә. Өлкән сыйныф укучылары өчен
93 сумлык «ирекле сайлау төре» саклана. Моннан тыш, хәзер теләсә кайсы укучы аш
ризыгын аерым сатып ала ала. Комплексларның түбәндәге төрләре: 45әр сумлык
иртәнге һәм төшке ашлар; 66 сумлык комплекслы төшке ашлар (өч төрле) тәкъдим
ителә.
«Россия Президентының башлангыч сыйныф укучылары өчен
бушлай туклану турындагы карары мөһим ярдәм булды – без әлеге системадан дөрес
файдалана алдык. Моннан тыш, махсус хәрби операциядә катнашучыларның
балалары төшке ашны бушлай ашый – бу безнең илебезне саклаучы геройларның гаиләләренә
карата хөрмәтебез», – дип ассызыклады мэр.
Күркәм гадәт буенча яңа уку елыннан ата-аналар өчен
мәктәпләрдә ризыкларны тәмләп карау чаралары, туклану комбинатына экскурсияләр,
аш-су әзерләү остаханәләре оештырыла башлый.
Мәктәпләрдә «Ата-аналар контроле» проекты үз эшен
дәвам итә – ата-аналар мәктәпкә килеп, ашханәдә ризыкларны ашап карый ала. Алар
үз фикерләрен махсус журналда язып калдыра ала. Узган уку елында ата-аналар
әлеге журналга 21 меңнән артык язма теркәгән, аларның 99%ы – уңай
фикерләр.
«Тәнкыйть сүзләре яудыра торган ата-аналарның безнең
партнерларга, ярдәмчеләргә әйләнүе аеруча кыйммәтле. Әлеге зур һәм җентекле
эшнең төп нигезендә сәламәт буын тәрбияләү бурычы ята. Нәтиҗәне без тиз генә
күрә алмаячакбыз, әмма мәктәп елларында бала сәламәтлек нигезләре турында
уйлана башлый, балада тулы һәм дөрес итеп туклануга карата аерым бер гадәт
барлыкка килә», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Бүгенге көндә «Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль
туклану департаменты» акционерлык җәмгыяте көн саен 1000 артык учреждениедә 310
мең казанлыны, шулай ук Татарстанның 10 районында яшәүчеләрне азык-төлек
белән тәэмин итә. Бу санга
Казандагы 204,5 мең мәктәп укучысы, 91,7 мең балалар бакчасында тәрбияләнүче
һәм хастаханәләрдәге 5 мең пациент керә.