Казанда 2026 елгы су керү сезонына йомгак ясадылар. Коткару хезмәтләренең
нәтиҗәле эше аркасында рәсми пляжларда һәм халык күпләп ял итә торган урыннарда
кешеләр үлеменә юл куелмады. Быел Татарстан башкаласында коткаручылар су
өстендә 20 кешенең гомерен саклап калды. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә
Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Сергей Чанкин хәбәр итте.
«Казанда судагы һәлакәтле очраклар саны елдан-ел
кими бара. Бу, Сергей Хәйдәр улы, сезнең һәм бөтен командагызның,
хезмәттәшләрегезнең һәм район администрацияләре башлыкларының хезмәт нәтиҗәсе.
Коткаручыларның һөнәри осталыгына да тиешле бәя бирергә кирәк. Алар үз
вазыйфаларына җаваплы карыйлар һәм кешеләрнең гомерен саклап калалар – бу бик
мөһим. Ватандашларга куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлату өстендә күбрәк эшләргә
кирәк, әмма моның белән бергә вәзгыятькә анализ ясау, чишелешләр эзләү һәм нәтиҗәләр
ясау да мөһим. Чиста сулы пляжлар кирәк. Кызганычка каршы, Казанда, шул исәптән
Казансу елгасында, су керү өчен яраклы пляжлар саны җитәрлек түгел. Шуңа күрә
бу эшне дәвам итик», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте мәгълүматларына
караганда, 2026 елда шәһәр сулыкларында 22 һәлакәт теркәлгән, ә 2025 елда
аларның саны 45 булган.
Су керү сезоны дәвамында гына – 1 июньнән 31
августка кадәр – Казанның Суларда коткару җәмгыяте хезмәткәрләре судан 20
кешене, шул исәптән өч балигъ булмаган баланы коткарган һәм 236 кешегә беренче
ярдәм күрсәткән. Үлем белән тәмамланган тугыз фаҗигале очракның барысы да су
керү өчен бөтенләй каралмаган урыннарда гына килеп чыккан.
Сергей Чанкин искәртеп үткәнчә, агымдагы су керү
сезонында Казанда биш муниципаль пляж («Локомотив», «Түбән Заречье», «Тирән
күл», «Комсомольский күле», «Олы Аккош күле») эшләгән, шулай ук биш оештырылган
ял итү урыны («Кече Аккош күле», «Зөбәрҗәт күл», «Җиңү паркында»гы күл, «Зур
Зәңгәр күл», «Хуҗәмәт») ачылган булган.
Роспотребнадзорның барлык санитар-эпидемиология
таләпләренә ике пляж гына – «Олы Аккош күле» һәм «Комсомольский күле» җавап
биргән.
Рөхсәт бирелмәүнең сәбәбе – биләмә мәйданының чикле
булуында. Шул сәбәпле чүп-чар контейнерларын яр буеннан рөхсәт ителгән
ераклыкта (ара 50 метрдан 200 метрга кадәр булырга тиеш) урнаштыру техник яктан
мөмкин булмаган.
Ял итүчеләрнең иминлеген 11 постта кизү торучы
Суларда коткару җәмгыятенең 70 белгече тәэмин иткән. Алар кирәкле җиһазлар,
элемтә чаралары һәм документлар белән тулысынча тәэмин ителгән.
Кисәтү эшләре даими рәвештә алып барылган: 8 меңгә
якын патрульлек оештырылган, ял итүчеләр белән 7 меңнән артык әңгәмә
уздырылган, куркынычсызлык кагыйдәләре турында 7 меңнән артык белешмәлек
таратылган, җәйге яллар башланганчы мәктәпләрдә инструктажлар үткәрелгән.
Коткаручыларның мобиль төркемнәре полиция белән
берлектә 618 рейд уздырган, вак хулиганлык һәм спиртлы эчемлекләр куллану
очракларын кисәткән. «Кыргый» сулыклар янында су коенуны тыю турында кисәтү
такталары урнаштырылган.
Сулыкларда үз-үзеңне куркынычсыз тоту кагыйдәләре
белән Казан
мэриясе сайтында һәм Гражданнарны яклау идарәсе бүлегендә танышырга
мөмкин.