2026 ел башыннан Казанда Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аша 371 балигъ булмаган бала эшкә урнаштырылган. Ел ахырына кадәр 14-18 яшьлек меңгә якын яшүсмерне вакытлыча эш белән тәэмин итү планлаштырыла. Аларны эшкә урнаштыруга матди ярдәм итү йөзеннән республика бюджетыннан 12 миллион сум акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итте аппарат киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Тимур Муллин.
Ел башыннан мәшгульлек хезмәте 71 оешма белән 80 нән артык килешү төзегән. Шуның нәтиҗәсендә яшүсмерләргә «Яшүсмер» муниципаль бюджет учреждениесендә, «Сувар» аквапаркында, «Ривьера» кунакханәсендә, «Энергопрогресс» инженерлык үзәгендә, Казан электромеханика заводында, «Казанькомпрессормаш», «Элекон» заводларында һәм шәһәрнең башка предприятиеләрендә вакытлыча эшкә урнашу мөмкинлеге бирелгән.
Программага өстәмә ярдәмне Казан Башкарма комитеты күрсәтә. Быел шәһәр максатчан финанслау бүлеп бирде, ул тагын 150 яшүсмерне яшьләр клубларына эшкә урнаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
«Икътисад өлкәсендә булган хәлләр хезмәт базарында ачык чагыла, җитди үзгәрешләр кертә, өстәвенә яңарышлар бик тиз гамәлгә керә. Технологияләр үсеше артыннан күп кенә яңа һөнәрләр барлыкка килде, әмма мәгариф системасы улкадәр җитез түгел. Шуңа күрә хезмәттәшләребезгә аеруча тырышырга кирәк», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзләренчә, Татарстанда бизнес һәм мәгариф хезмәттәшлегенең уңышлы мисаллары бар: «Татнефть», СИБУР һәм КАМАЗ мәктәп эскәмиясеннән башлап кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирәләр, һәм мондый алым башка эш бирүчеләр өчен үрнәк булырга тиеш.
Ул шулай ук яшь буынның эшче һөнәрләренә мөнәсәбәтенең үзгәрүенә игътибар итте.
«Һичшиксез, яңа буын, безнең буыннан аермалы буларак, кул белән эшләүгә күнекмәгән. Бүген илдәге бөтен тармакларда, шул исәптән Казанда да, хезмәт мигрантлары эшли. Бу мәсьәлә төптән уйлануны һәм җитди чишелешләрне таләп итә», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы.