2026 елның беренче яртыеллыгы
нәтиҗәләре буенча Казанда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 1104 тән 1640
кешегә кадәр арткан. Үсеш күзәтелсә дә, теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе түбән булып
кала һәм әлеге күрсәткеч 0,25%-ны тәшкил итә. Бу хакта аппарат киңәшмәсе
барышында Татарстан Республикасының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры
Тимур Муллин хәбәр итте.
Ул июньдә «Россиядә эш»
порталында 17 меңгә якын эш урыны тәкъдим ителүе турында сөйләде – әлеге
күрсәткеч узган ел белән чагыштырганда 8 меңгә артыграк сан. Иң күп вакансияләр
төзелеш, сәнәгать, сәламәтлек саклау, мәгариф һәм фән, транспорт, логистика
тармакларына туры килә.
2026 елның алты аенда шәһәрнең
мәшгульлек үзәкләренә 5,6 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Мәшгульлек хезмәте
ярдәмендә 2445 кеше эшкә урнашкан. Яңа эш урыны табу өчен уртача ике айга якын
вакыт таләп ителә. Эш эзләүчеләрнең күбесе еш кына хезмәт күрсәтү, мәгариф һәм
фән өлкәсендәге учреждениеләргә, җитештерү, сату, транспорт оешмаларына эшкә
урнашкан.
«Гомумән алганда, хезмәт
базарындагы вәзгыять тотрыклы кала: 5,6 мең эш эзләүчегә 17 мең эш урыны туры
килә. Мөрәҗәгать итүчеләрнең яртысы эшкә урнаштырылган диярлек, эшсезлек
дәрәҗәсе 0,25%-ны тәшкил итә. Бу саннар алай ук югары түгел. Хезмәт базарындагы
үзгәрешләр эш бирүчеләр, мәгариф өлкәсе, кадрларны яңадан әзерләү системасы
арасында даими багланышларны таләп итә. Без моңа ярдәм итәргә һәм катнашырга
әзер», – дип ассызыклады шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Шунысын да билгеләп үтәргә
кирәк, урнаштырылган резюмелар саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда
31%-ка арткан. Бер ел элек бер эш урынына 6,2 резюме туры килсә, хәзерге
вакытта әлеге күрсәткеч – 10,3. Бу базарның кадрлар кытлыгыннан кандидатлар
арасында көндәшлекнең көчәюенә күчүен аңлата, дип билгеләп үтте Татарстан
Республикасының Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры.
Мәгълүмати технологияләр,
сәнгать һәм мәдәният, матурлык, спорт индустриясе, транспорт, төзелеш, фән һәм
мәгариф, шулай ук җитештерү өлкәләрендә көндәшлек аеруча сизелерлек арткан. Бу
тармаклар акрынлап «эш бирүче базары» категориясенә күчә бара.
Тимур Муллин сүзләренчә, халык
эшне уңайлырак хезмәт шартлары булган юнәлешләр буенча – түләү дәрәҗәсе башка
тармаклар белән чагыштырганда түбәнрәк булса да, сәүдә, хезмәт күрсәтү
өлкәләрендә, офис секторында сайлый. Шул ук вакытта физик хезмәт белән бәйле эш
урыннары күпчелек халыкны канәгатьләндерми.