Хәзерге вакытта актив үсештә булган, торакны кыска вакытлы файдалануга
бирү базары белән чагыштырганда кунакханәләргә шактый зур финанс бурычы
йөкләнә, дип билгеләп үтте Туризмны үстерү комитеты директоры Александр
Шавлиашвили, шәһәрнең туристлык тармагын үстерү планнары турында сөйләгәндә.
Аның сүзләренчә, туристлар агымына кагылышлы статистикага төзәтмәләр
кертергә кирәк: шәһәр кунакларының
бер өлеше кунакханәләргә караганда арендага бирелә торган фатирларны өстен
күрә. Ведомство бәяләвенчә, бүген Казанда 10 меңнән артык күчемсез милек
объекты кыска вакытлы файдалануга тапшырыла.
Казан мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, әлеге күренешне игътибарсыз
калдыру шәһәр үсеше өчен кирәкле
күрсәткечләрне аңлы рәвештә бозу булыр иде. Аның сүзләренчә, аренда бизнесын чикләргә омтылу максатка ярашлы гамәл
түгел, чөнки бу алым бөтен дөньяда кулланыла, бигрәк тә аннан яшьләр
аудиториясе яратып файдалана. «Туристларны кунакханәгә урнашкан
кунаклар буенча гына санау дөрес түгел. Тыю эшләре белән дә шөгыльләнмибез,
безнең алда шәһәр үсешенә файда китерү өчен әлеге тармак вәкилләре белән
хокукый кырда әңгәмә кору бурычы тора», – дип белдерде Казан башлыгы.
Мэр шулай ук шәһәрнең кайбер торак комплексларындагы күчемсез милекнең
40%-ка якынының чит дәүләтләрдә яшәүчеләр тарафыннан нәкъ менә әлеге фатирларны
киләчәктә арендага бирү максатыннан сатып алынуын билгеләп үтте. Бу шәһәр
икътисадына турыдан-туры кертемнәр кертү алымы булып тора.
Александр Шавлиашвили фикеренчә, системалы якын килү базарны тотрыклы
итәргә ярдәм итәчәк. «Без бу форматларны бер-берсенә каршы куймыйбыз, кыска
вакытлы арендага бирү базары өчен дә, кунакханә тармагы өчен дә үсеш шартлары
тудыру максатын күздә тотып эш итәбез», – дип сүзен йомгаклады ул.