Казанда мәктәп ашханәләрен яңарту эше дәвам итә. Уку елы башына шәһәрнең
11 мәгариф учреждениесендә капиталь төзекләндерү чаралары тәмамлана. Совет районының
180 нче гимназиясендә ремонт эшләренең барышын Казан мэры Илсур Метшин
тикшерде. Хәзерге вакытта уку йортында яңарту эшләре 70% ка башкарылган.
«Уку эшчәнлеге белән бергә, балалар сәламәтлеген кайгырту – безнең төп эш
юнәлеше. Балаларның сәламәтлеге мәктәп ашханәләрендәге ризыклар белән бәйле,
шуңа күрә без бу мәсьәләгә аерым игътибар бирәбез. Быел ашханәләрдәге урыннар
санын 152 гә арттырып, 11 мәктәп ашханәсен төзекләндерәбез. Әлеге мәктәптә
вентиляция яңартылачак, ашханә җиһазлары тулысынча алыштырылачак, аш заллары
иркенрәк булачак. Балаларны тәмле һәм файдалы ризык белән тәэмин итү максатын
күздә тотып эшлибез», – диде Казан мэры Илсур Метшин.
180 нче гимназия 2017 елда файдалануга тапшырылган. Казанның социаль
учреждениеләрне карап тоту һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча директоры Илья
Коротихин аңлатканча, төп эшләр 360 квадрат метр мәйданлы җитештерү цехында
башкарыла. Вентиляция системасы көчәйтелгән: элеккесе һава агымын көйләү эшен
тулысынча үти алмаган. Төзекләндерү эшләре барышында эшчеләр инженерлык
челтәрләрен сүтеп, яңаларын сузган, стена плиткалары алыштырылган. Заманча
санитария нормалары нигезендә аның биеклеген түшәмгә кадәр күтәргәннәр һәм
арадаш бүлмәләрне яңадан планлаштыру исәбенә савыт-сабаларны юу зонасы
киңәйтелгән.
Шулай ук юу киңлегеннән кайнар цехка чиста савыт-саба алып бару өчен аерым
логистик маршрут оештырылган.
Төзекләндерү эшләре тәмамланганнан соң аш-су блогы профессиональ
техника белән баетылачак: биредә яңа пар җайланмалары, чистарту машинасы,
савыт-саба ташу өчен заманча системалар, зур ризык әзерләү өстәлләре, металл
стеллажлар куелачак.
Төшке аш киңлеге дә үзгәрә. 800 квадрат метр мәйданлы залда стеналарның
бизәлеше яңартыла, яңа эргономик җиһазлар урнаштырыла, яңа кул юа торган
җиһазлар, кул киптергечләр куела. Ашханә эшчеләре берьюлы 408 укучыга хезмәт
күрсәтә ала. Гимназиядә барлыгы 1698 кеше укуын исәпкә алганда, туклануны
оештыру эше ике төркемгә бүленәчәк.
Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты директоры
Рима Мөхәммәтшина ассызыклаганча, әлеге эшләр техник базаны яхшырту белән
бергә, укучыларда баланслы сәламәт туклану культурасын формалаштыру максатыннан
эшләнә. Азык-төлек блогында бизәү чаралары тәмамланганнан соң, диварларга
файдалы ризыкның әһәмиятен чагылдыра торган язмалар эленәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 1 сентябрьгә 11 азык-төлек
блогында капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланырга тиеш.
Эшләр 1, 3, 19, 52, 179, 180 нче гимназияләрдә, 145 һәм 177 нче лицейларда,
шулай ук 25, 67 һәм 168 нче мәктәпләрдә бара. Хәзерге вакытта әлеге объектларда
ремонт эшләренең якынча 70%-ы башкарылган, эшчеләр авыр эшләрне тәмамлаган,
биналарны бизәүгә керешкән.
Мәктәп рестораннарын яңарту программасы Казанда 2019
елдан гамәлгә ашырыла. Бу вакыт аралыгында ашханәләрне яңарту эшенә 2 миллиард
сумнан артык инвестиция кертелгән. Хәзерге вакытта шәһәрдә 188 заманча мәктәп
рестораны эшли. 2024 елның җәендә – 17 объект, бер ел элек 12 ашханә
төзекләндерелгән, бу мәктәп ашханәләрендәге урыннар санын 291 гә арттырырга
мөмкинлек биргән.
Уңайлы шартлар кайнар төшке ашлар белән тукланучы
укучылар санын арттырырга ярдәм иткән. 2006 елда балаларның 37% ы кайнар ризык
белән тәэмин ителгән булса, хәзерге вакытта әлеге күрсәткеч 82% ка җиткән.
Буфет продукциясен исәпкә алганда, туклану 100% тәшкил итә.
«Казан шәһәренең Азык-төлек һәм социаль туклану
департаменты» акционерлык җәмгыяте көн саен 310 мең казанлыны, шулай ук
Татарстанның 10 районында яшәүчеләрне азык-төлек белән тәэмин итә. Бу санга
71 мең балалар бакчасында тәрбияләнүче һәм шәһәрнең җиде хастаханәсендәге 5 мең
пациент керә.
Мәктәп ресторанында төзекләндерү эшләре барышы белән
шулай ук Совет районы башлыгы урынбасары Андрей Яковлев, Мәгариф идарәсе
башлыгы урынбасары Андрей Мачин танышты.