Казанның
Подлужная урамы, 49а йортында яңа Мәгариф хезмәткәрләре йорты ачылды. Ул
Россиядә педагоглар һәм мәгариф өлкәсендәге идарәчеләр өчен һөнәри үсеш юлында
зур мөмкинлекләр ача торган беренче мәйданчык санала. Бүген биредә «Казан – ул
талантлар үстерә торган шәһәр» дигән түгәрәк өстәл узды. Казан мэры Илсур
Метшин педагогика юнәлешендә белем бирүче югары уку йортлары студентлары, яшь
белгечләр, мәктәп директорлары, һөнәри бәйгеләрдә җиңү яулаган лауреатлар һәм
тармак ветераннары белән очрашты.
«Укытучылар бергәлеге, Мәгариф
идарәсе, директорлар корпусы белән бергә Укытучылар йортын ачуыбызга мин бик
шат. Без сезнең хезмәтегезнең асылына, бөеклегенә туры килә торган киңлек
булдырырга теләдек: аны заманча, затлы, уку, һөнәри аралашу, иҗат һәм ял итү
мәйданчыгы итәргә тырыштык», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы укытучының һәр
балага аерым игътибар таләп итә торган үзенчәлекле һөнәр булуын билгеләп үтте.
«Без мәктәпләрдә, аннан бераз читтә талантлар үстерү мөмкинлеге булсын өчен
көчтән килгәннең барын да эшлибез. Өстәмә белем бирүгә игътибар итәргә
тырышабыз. Балалар, яшүсмерләр өчен якында гына яшүсмерләр клубы, төрле
секцияләр, музыка һәм сәнгать мәктәпләре эшли, төрле театр түгәрәкләре
оештырабыз. Һәм боларның барысы да нәтиҗә бирә. Сезнең тырыш хезмәтегез,
талантыгыз ярдәмендә бик күп күрсәткечләр буенча без илнең әйдәп баручылары
рәтендә торабыз», – диде шәһәр башлыгы.
Укытучылар йортында эш төп дүрт
юнәлеш: Лидерлык үзәге, Укытучылык остаханәсе, R&D үзәге, HR үзәге буенча
алып барылачак. Мондый үзәк Россиядә бердәнбер санала.
Лидерлык үзәге ул мәгариф
оешмаларын әйдәп баручы җитәкчеләрне үстерү мәйданчыгы булып тора. Үзәк мәгариф
учреждениеләре директорларына остазлар ярдәме һәм тупланган тәҗрибәләр аша
идарә итү буенча заманча алымнарны үзләштерергә, тотрыклы идарә итү гадәтләрен
булдырырга ярдәм итү максатын күздә тотып эшләячәк һәм кадрлар резервын
үстерергә ярдәм итәчәк.
Педагогика өлкәсендә
тикшеренүләр үзәге Мәгариф идарәсе һәм Казан федераль университетының
Педагогика һәм психология институты белән бергә эшләячәк. Аның төп бурычы –
заманча белем бирү технологияләрен кертү һәм аларның нәтиҗәлелеген бәяләү, иң
яхшы педагогик тәҗрибәләрне туплау, аларны масштаблы модельләргә күчерү;
укытучылар әзерләүче университетларны шәһәр мәгариф системасының бүгенге көн
бурычларын хәл итүгә җәлеп итү.
Укытучылык остаханәсе педагогика
юнәлешен сайлаган студентлар һәм әлеге һөнәрне сайлау алдында торган өлкән
сыйныф укучылары өчен укытучылык һөнәрен кызыклы, абруйлы итү мәйданчыгы
булачак.
HR үзәккә Казанның
укытучылар бергәлеген тотрыклы яңартуны, һөнәрнең абруен күтәрүне һәм шәһәр
мәгариф системасының уңай имиджын булдыруны тәэмин итә торган педагогик
кадрларын җәлеп итү, аларга ярдәм итүнең һәм үстерүнең заманча системасын
булдыру бурычы йөкләнә.
Гомуми мәйданы 950 квадрат метр
булган ике катлы төзекләндерелгән яңа Укытучылар йортында 140 урынлык
киңәшмәләр залы, төрле юнәлешләр, мәсәлән, стратегик сессияләр, остаханәләр,
проект эшләре өчен файдаланып була торган 70 урынлык актлар залы, 19 урынлык киңәшмәләр
залы, укытучылар өчен иҗади лабораторияләр, студияләр һәм төрле эш зоналары
булдырылган. Яңа бинаны заманча мультимедиа җиһазлары белән тәэмин итүгә аерым
игътибар бирелгән. Бина профессиональ интерактив панельләр, LED-экраннар,
заманча тавыш, яктылык һәм киңәшмәләр вакытында кулланыла торган видеоэлемтә
системалары белән җиһазландырылган.
Яңа киңлек Казанның Яшь
педагоглары ассоциациясе өчен төп мәйданчык булачак. Берләшмәнең җитәкчесе
Эльвира Мотыйгуллина әйтүенчә, элек укытучылар очрашуларны төрле мәктәпләрдә
үткәрергә мәҗбүр булган.
«Без еш кына укытучылар
мәктәптә яши, дип шаяртырга яратабыз. Менә хәзер безнең дә үз нигезебез –
Укытучылар йорты барлыкка килде. Бу бина безнең өчен диварлары, заманча
бүлмәләре белән генә кадерле түгел, аның әһәмияте тагы да тирәндәрәк: ул безнең
хезмәтебезгә карата хөрмәт һәм Казан мәгарифенә, аның киләчәгенә ышаныч
билгесе. Ниһаять, без яшь хезмәткәрләр өчен төрле эчтәлектәге чаралар оештыра,
кызыклы белгечләр чакыра алабыз һәм монда формаль булмаган бергәлек төзү
мөмкинлеге дә бар», – диде Эльвира Мотыйгуллина.
Быел Казанның 11 укытучысы
Россия күләмендәге һөнәри бәйгеләргә барачак – бу рекордлы күрсәткеч.
Катнашучыларның берсе – 78 нче балалар бакчасы тәрбиячесе, «Ел тәрбиячесе –
2026» бәйгесенең республика этабында җиңүче Елена Бербина.
«Шәһәребезнең нәкъ менә
тәрбияче һөнәре аша тәкъдим ителүенә мин бик шат. Тәрбияче – ул яшь бала
күңеленә тәрбия орлыклары сала торган һөнәр. Игълан ителгән Мәктәпкәчә белем
бирү елы – безнең мәктәпкәчә яшьтәге балалар дөньясында зур эш һәм күптән
көтелгән вакыйга», – дип билгеләп үтте Елена Бербина.
Моннан тыш, ул аның кысаларында документаль фильм төшерелә торган Россия
күләмендәге «Һөнәр осталыгы» проектында катнашкан. Казан тәрбиячесен әлеге
фильмда шәһәрдә ике көн төшергәннәр.
«Мин әлегә кадәр хисләр дулкынында, күз алдына китерәсезме, без ике көн
дәвамында фильмга төштек. Команда Мәскәүдән иде һәм аларга безнең шәһәр бик нык
тәэсир итте. Башкалабыздагы архитектураны, башка истәлекле урыннарны бик
ошаттылар. Безне төшергәндә режиссер миннән хәтта берничә тапкыр: «Бу, чыннан
да, дәүләт балалар бакчасымы соң?», – дип кабатлап сорады. Күрәсең, ул моны
көтмәгән булгандыр. Режиссер Шанхайда яши, ул да соклануын яшерә алмады», – дип
фикерләре белән уртаклашты педагог.
Елена Бербина шулай ук мәгариф хезмәткәрләренә ярдәм итүче, һөнәри үсеш
буенча төрле мөмкинлекләргә юл ачучы шәһәр җитәкчеләренә рәхмәт белдерде.
Очрашуда яшь белгечләр белән бергә педагогика
өлкәсендәге күренекле остазлар да катнашты. Алар арасында Татарстан Республикасының
халык укытучысы, Россия Федерациясенең атказанган мөгаллиме Юрий Лазарев та бар
иде. Ул Укытучылар йортының Казанның һөнәри инфраструктурасында гаять кирәкле
киңлек булуын билгеләп үтте. «Соңгы елларда бәйгеләргә әзерләнгәндә безгә
рәхәтләнеп эшли торган мәйданчык җитми иде. Әлбәттә, лицей бик яхшы урын, әмма
анда уку эшчәнлеге алып барыла, ул очрашулар өчен бик уңайлы түгел, – дип
фикерләре белән уртаклашты Юрий Лазарев. – Әлеге бинаны укытучыларга бүләк
итүегез өчен рәхмәт. Бүгенге көндә мәктәптә эшли торган затлар – үз һөнәрләренә
меңе белән тугры кешеләр алар. Без эшебезне дәвам итеп, яшьләргә киләчәктә үз
юлларын табарга ярдәм итәргә әзер».
Тармак ветераны сүзләренә караганда, яңа үзәк тәҗрибә
уртаклашу, бәйге материаллары әзерләү һәм һөнәри бергәлек булдыру өчен бик яхшы
база булачак.
Яңа киңлек фәлсәфәсе
Подлужная урамында урнашкан яңа Укытучылар йорты
бинасы мәдәни мирас объекты булып тора. Аны торгызу эшләре 2024 елда Казан мэры
Илсур Метшин тәкъдиме белән башланган. Моңа кадәр Казанның Мәгариф
хезмәткәрләре йорты Бауман урамы, 62/9 адресы буенча урнашкан бинаның икенче
катында булган. Аның мәйданы бүгенге көндә заманча таләпләргә туры килми
башлаган: соңгы өч елда чаралар саны 5 тапкырга диярлек арткан (елына 30 дан
150 гә кадәр), катнашучылар саны 9 меңгә җиткән.
Укытучылар йорты Казанның тулы бер мәгариф системасы – укытучылар, балалар
бакчаларындагы тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү педагоглары, белем бирү оешмалары
җитәкчеләре һәм педагогика өлкәсендәге хезмәт ветераннары өчен киңлек буларак
төзелгән. Киләчәктә биредә театр студияләре, вокал ансамбльләре, шахмат
секцияләре, аралашу мәйданчыклары булган төрле клублар эшләтеп җибәрергә
ниятлиләр.
«Безнең Укытучылар йорты 1920 елларда ук нигез салынган традицияләргә
таяна, ул вакытта Россия буенча мондый учреждениеләр ачыла башлый. Казанда
беренче Укытучылар йорты да шул чорда барлыкка килә – башта ул Профсоюз
урамында була, аннары Бауман урамына күчә. Озак еллар дәвамында әлеге йортта
күбесенчә бәйрәм чаралары алып барылды», – дип сөйләде Укытучылар йортының
директоры Альберт Әхмәтов.
Киләчәктә Укытучылар йортында шәһәр күләмендәге методик берләшмәләр,
педагогик совет утырышлары, һөнәри аруны профилактикалау буенча психологик
тренинглар, Россия дәрәҗәсендәге һөнәри бәйгеләрдә җиңүчеләр катнашында
остаханәләр үткәрергә ниятлиләр.