(Казан
шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь, Диана Жиленкова). 15 нче гыйнварга кадәр Казанда
коммуналь хезмәтләрне сүндерү белән бәйле барлык планлы эшләр гамәлдән
чыгарылган. Яңа ел бәйрәмнәрендә ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар кизү
бригадалары һәм техника санын ике тапкырга арттырачак. Аварияләрне һәм аларның
нәтиҗәләрен бетерү очрагында кирәкле матди-техник ресурслар бар, дип хәбәр итте
эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр
Гыйниятуллин.
«Ел
саен авария бригадалары эшенә аерым игътибар бирәбез, - дип билгеләп үтте
Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин. - Бу көннәрдә карарлар кабул итү өчен иң
җаваплы кизү торучылар, иң җаваплы җитәкчеләр булырга тиеш».
Шәһәр
башлыгы сүзләренә караганда, бәйрәмнәрдә, аеруча яңа ел бәйрәмнәрендә, шәһәр
хуҗалыгының барлык тармаклары да зур игътибар таләп итә. Шуңа бәйле рәвештә
И.Метшин район хакимияте башлыклары белән берлектә чүп-чар чыгару һәм
ишегалларын кардан чистарту буенча идарәче компанияләр эшен контрольдә тотарга
кушты. «Без моңа беренче тапкыр әзерләнгәндәге кебек әзерләнсәк һәм аны беренче
тапкыр эшләгән кебек эшләсәк кенә нәтиҗә була. Әһәмиятсез нәрсәләр юк,
сәгатьләрне тагын бер кат чагыштырырга һәм Яңа ел бәйрәмнәренә әзерләнергә
кирәк булачак», - диде Мэр.
И.Гыйниятуллин
хәбәр иткәнчә, Яңа ел каникуллары вакытында ТКХ предприятиеләренең җитәкчелек
составы кизү тора, тәүлек буе диспетчерлык элемтәсе җайга салынган. Халык
бердәм диспетчерлык хезмәтенә 063 телефон номеры белән мөрәҗәгать итә ала.
Моннан тыш, күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән гаризалар «Ачык Казан»
системасында, тәүлек буе эшли торган +7(843)236-41-23 телефоны буенча яки
open.kzn.ru сайтында кабул ителә. «Халык идарәче оешмалар, Казан районнары
администрацияләре һәм ТКХ комитеты белән мөмкин булган барлык ысуллар белән
элемтәдә», – дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
И.Гыйниятуллин
сүзләренчә, идарәче оешмалар көчәйтелгән режимда кизү тора. «Авария
бригадаларының максималь саны даими әзерлек режимында. Хезмәтләр кирәкле
материаллар һәм җиһазлар белән комплектланган», - диде ул.
Ишегалларын
һәм квартал эчендәге юлларны кардан һәм боздан чистарту турында сөйләгәндә,
И.Гыйниятуллин, һава торышы начарайган очракта, ТХК хезмәткәрләре йорт яны
территорияләрен чистарту өчен тиешле күләмдә махсус техника һәм кешеләрне
чыгарырга әзер булачагын хәбәр итте.
Чүп
яңа ел каникулларында көн саен чыгарылачак. «Идарәче оешмаларга контейнер һәм
бункер мәйданчыкларына якын килү һәм керү юлларын оештыру йөкләнде», - дип
ассызыклады шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
И.Гыйниятуллин
шулай ук газ җиһазларын куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләре турында да
искәртте. Плиталар, су җылыту колонкалары, газ котеллары һәм мичләре эше даими
рәвештә җилләтелергә тиеш. Газ колонкасын кабызыр алдыннан, тарту көчен
тикшерергә кирәк. Ә кухнядагы вентиляция рәшәткәләрен тузан һәм пычрактан
чистартырга. Аларга обой ябыштырырга, шкафлар эченә яшерергә һәм әйберләр белән
капларга ярамый. Куркынычсызлык чараларын санга сукмау фаҗигале нәтиҗәләргә
китерергә мөмкин.
«Торак
фондында һәм коммуналь инфраструктура объектларында террорчылыкка каршы
чараларга аерым игътибар бирелде. Күпфатирлы йортларның подвалларына һәм
чормаларына тикшерү үткәрелде, бик җайланмаларына ревизия ясалды. Персонал
белән өстәмә инструктажлар үткәрелде, режим объектларын саклау көчәйтелде», -
диде Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары. Ул администрация башлыкларын һәм
Торак-коммуналь хуҗалык комитетын йортларның чормаларына һәм подвалларына
рөхсәтсез керүне контрольдә тотарга өндәде.