(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль, Ксения Швецова).
Быел Казанның Совет районында «Светлая долина» һәм «Новые горки» торак
комплексларында 2725 урынлык ике мәктәп төзелешенә керешү планлаштырыла. Моннан
тыш, социаль учреждениеләргә капиталь ремонт ясау дәвам итәчәк. Казан Мэры
Илсур Метшин бүген шәһәр Башкарма комитетында узган эшлекле дүшәмбедә район
инфраструктурасын үстерү буенча эш темпларын акрынайтмаска кушты.
«Совет районы яңа башлангычлар апробацияләнә һәм тормышка ашырыла торган
мәйданчык булды һәм булачак, – диде И.Метшин. – Район ел саен үсә бара, яңа
торак микрорайоннар һәм социаль объектлар төзелә. Шул ук вакытта гамәлдәге
инфраструктурага капиталь ремонт системалы рәвештә алып барыла, шуңа күрә район
актив үсештә».
Узган ел Совет районында 1,5 мең укучыга исәпләнгән «Торак һәм шәһәр
мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән «Унбер» лицее ишекләрен ачты, дип
искәртте район администрациясе башлыгы Роман Фәтхетдинов. Моннан тыш, 1210
сабый өчен 6 балалар бакчасы төзелгән. «Агымдагы елда «Светлая долина» һәм «Новые
горки» торак комплексларында ике мәктәп төзи башлау планлаштырыла», – дип
сөйләде киңәшмәдә Р.Фәтхетдинов.
Моннан тыш, 2021 елда өч балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган, быел
358 кечкенә казанлы өчен тагын дүрт мәктәпкәчә учреждениене яңарту
планлаштырыла.
Узган елда районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә 10 мәктәп
рестораны һәм 4 спорт залы ремонтланды. Роман Фәтхетдинов сүзләренчә, быел
яңартылган спорт заллары тагын өч мәктәптә, ә мәктәп рестораннары җиде
учреждениедә барлыкка киләчәк.
Республика программасы буенча, шулай ук иганәчеләр һәм предприятиеләр
ярдәме белән 2021 елда Совет районында спорт уен төрләре буенча тагын 8 заманча
ишегалды мәйданчыгы барлыкка килде.
Медучреждениеләргә килгәндә, бу елга планнарда – йогышлы авырулар
хастаханәсенең иске корпусында капиталь ремонт уздыру. «Моннан тыш, Дәрвишләр
бистәсендә 6 нчы номерлы балалар сырхауханәсенең яңа филиалын төзи башлау өчен
барысы да әзер», – дип өстәде Р.Фәтхетдинов.
Совет районында шулай ук Сигезенче Март ур., 4 һәм Яңа Азино ур., 2
адреслары буенча урнашкан «Ышаныч» үзәгенең ике бүлеген капиталь ремонтлау
планлаштырылган, анда район яшьләренә аралашу өчен заманча киңлек булдырылачак.
Поселокларда яшьләр инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе кискен килеш кала
бирә, дип билгеләп үтте Р.Фәтхетдинов. «Азинода, шулай ук Колсәеттә, Вишневкада
яшәүче яшь талантларыбызга мәдәни-ял учреждениеләре дә җитми, – дип билгеләп
үтте ул. – Бу – безнең якын арадагы бурычлар».