(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль, Ксения Швецова). Киләсе
җәйге сезонда Казан рестораторлары үз оешмалары территорияләре янында җәйге кафелар
һәм верандаларны шулай ук бушлай урнаштыра алачак. Бу хакта бүген эшлекле
дүшәмбедә Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин игълан итте. Кече һәм урта
бизнеска ярдәм итүнең иң популяр һәм нәтиҗәле чараларының берсен озайту үтенече
белән, аның аркасында узган ел эшмәкәрләр 3,5 млн сум акчаны янга калдырдылар,
элегрәк шәһәр башлыгына Рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе әгъзалары
мөрәҗәгать иткән иде.
«Без мәсьәләләрне бизнес белән диалогта хәл итәбез. Эшмәкәрләргә,
өсләренә алган барлык йөкләмәләрне үтәгәннәре өчен рәхмәт, без дә үз ягыбыздан
аларның проблемаларын ишетәбез һәм аларга ярдәмгә киләбез, – диде И.Метшин. –
Киләсе сезонда без элеккечә үк җәйге верандалар өчен түләү алмаячакбыз. Без
аңлы рәвештә, бизнеска ярдәм йөзеннән, керемнәрне тиешенчә алып бетермәү
адымына барабыз. Безнең чаралар аларга бу катлаулы чорда ярдәм итәр дип ышанам».
Исегезгә төшерәбез, җәйге верандаларны бушлай урнаштыру өчен шартнамәләр
төзү турындагы карарны Казан Мэры Илсур Метшин 2020 елда коронавирус инфекциясе
таралуны булдырмау буенча чараларны гамәлгә ашырганда кече һәм урта бизнеска
ярдәм итү максатларында кабул итте. Пандемия шартларында җәйге террасаларны урнаштыру ихтыяҗы туды, чөнки
саф һавада йоктыру куркынычы күпкә азрак.
Узган ел Казанда барлык сезонлы сәүдә объектларының яртысы диярлек җәйге
верандаларны бушлай урнаштыру программасына туры килгән. Шул рәвешле кече һәм
урта бизнеска ярдәм чаралары нәтиҗәсендә Казан эшмәкәрләре 3,5 млн сум акчаны
янга калдырган.
Шәһәр башлыгы тагын бер ярдәм чарасына – урам-юл
челтәре буйлап урнашкан муниципаль паркингларның яңа эш режимына игътибар
итте. Быелдан алар якшәмбе һәм бәйрәм
көннәрендә генә түгел, шимбә көннәрендә дә бушлай эшлиләр. Эш көннәрендә түләү 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына.