(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче
гыйнвар, Ксения Швецова). Узган елның август аеннан башлап Казанның спорт
объектларында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен бушлай дәресләрдә 2,5
меңнән артык кеше булган. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшинга 2021 елда эш нәтиҗәләре
турында хисап барышында Физик культура һәм спорт комитеты рәисе Альберт Салихов
хәбәр итте.
Түләүсез нигездә дәресләр 13 спорт объекты базасында уздырыла, аларга
атнасына уртача 130 кеше йөри. Иң популярлары – йөзү, флорбол, мини-футбол,
иппотерапия, дәвалау физкультурасы, хоккей, өстәл теннисы юнәлешләре.
Казан Мэры Илсур Метшин бу темага күбрәк игътибар бирергә кушты. «Еш кына
бер йөкләмәләр башкаларга йөкләнә, беренче планга яңа чакырулар чыга. Әмма
һәрвакыт өстенлекле булып калырга тиешле бурычлар бар, – диде Мэр. – Район
башлыклары белән бергә, спорт корылмаларының үтемлелеген арттыру өчен, тагын
бер кат эшләргә кирәк».
Казанда даими рәвештә сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен
чаралар уза – 2021 елда аларда 800-дән артык бала һәм өлкәннәр катнашты, дип
хәбәр итте А.Салихов.
Исегезгә төшерәбез, Казанда мөмкинлекләре чикләнгән затлар, шул исәптән
коляскадагы инвалидлар өчен 7 муниципаль спорт объекты тулысынча
җайлаштырылган: Идел буе районындагы «Акчарлак» йөзү бассейны, Совет
районындагы «Ракета» бассейны, Авиатөзелеш районындагы «Триумф», Яңа Савин
районындагы «Ватан» йөзү бассейннары, «Ак бүре», «Спектр» спорт комплексларында
һәм Совет районындагы Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендәге универсаль спорт
заллары. Дәресләрнең тулырак җәдвәле белән сайтта танышырга була.
Киңәшмәдә Башкарма
комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл
Сәгыйтова катнашты.