(Казан шәһәре KZN.RU, 7 нче февраль, Алинә Бережная).
2022 елга Казан бюджеты керемнәр һәм чыгымнар буенча балансланган һәм 32 млрд
558 млн сум күләмендә расланган, бу 2021 елга расланган бюджеттан 15,7% ка
артык. Чыгымнарның иң зур өлеше – гомуми күләмнең 81% ы – социаль-мәдәни өлкәгә
туры килә. 2022 елга расланган бюджет турында бүген эшлекле дүшәмбедә Финанс
идарәсе башлыгы Ирек Мөхәммәтшин сөйләде.
Казан Мэры Илсур Метшин ассызыклаганча, социаль өлкәгә чыгымнарның артуы
яңа социаль объектлар төзү белән бәйле. «Казан бюджетының күп өлеше
социаль-мәдәни өлкәгә юнәлтелгән – бу табибларның, педагогларның, укытучыларның
хезмәт хаклары, учреждениеләрне карап тоту. Балалар санының артуы сөендерә,
димәк, социаль өлкә – балалар бакчалары, мәктәпләр дә күбәя», – дип билгеләде
Илсур Метшин.
2022 елга салым һәм салым булмаган керемнәрнең гомуми күләме 18 млрд 92
млн сум тәшкил итәр дип планлаштырыла, шуларның 15 млрд 686 млн сумы салым
керемнәренә һәм 2 млрд 406 млн сумы салым булмаган керемнәргә туры килә.
Бюджетара трансфертлар 14 млрд 206,3 млн сум күләмендә планлаштырылган, дип
хәбәр итте Ирек Мөхәммәтшин.
Чыгымнарның 81% ы социаль-мәдәни өлкәгә юнәлдереләчәк, 2021 ел белән
чагыштырганда чыгымнар күләме үсеше 4 млрд 82 млн сум тәшкил итте.
2022 елга гомумреспублика параметрлары буенча Казан бюджетында мәгариф
объектларын саклауга 394,5 млн сум акча салынган. Моннан тыш, социаль-мәдәни
өлкә объектларын саклау буенча кануннар таләпләрен үтәү өчен өстәмә 54,9 млн
сум акча табылган.