(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июль, Ксения Швецова). Казанда 49-нчы
номерлы мәктәп базасында балалар өчен иҗади ял итү һәм укыту үзәге булдыру
турында карар кабул ителде. Уку инклюзив белем бирү принцибы буенча төзеләчәк –
анда слесарь һәм балта эше, робот техникасы һәм чүлмәк ясау һөнәре белән
яңартылган корпуста гади укучылар өчен технология дәресләре узачак, шулай ук сәламәтлекләре
буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар да шөгыльләнә алачак. Казан Мэры Илсур
Метшин остаханәләр урнашкан бинаны карады.
Мусин урамы, 30 адресы буенча өстәмә корпус 1977 елда малайлар өчен
хезмәт дәресләре үткәрү өчен төзелгән. Ул инде 7-8 ел эксплуатацияләнми, чөнки
бина күптән капиталь ремонт таләп итә, дип сөйләде 49-нчы номерлы мәктәп
директоры Дмитрий Садетдинов. Бүген мәктәпнең 180-гә якын укучысы хезмәт
дәресләренә 91-нче номерлы мәктәпкә йөри.
Быел бинаны ремонтлау һәм анда остаханәләр белән иҗади уку үзәге оештыру
турында карар кабул ителде, анда барлык якын мәктәп укучылары да, сәламәтлек
мөмкинлекләре чикләнгән балалар да шөгыльләнә алачак. 49-нчы номерлы мәктәп
территориясендә ябык бинаны әлеге максатларда куллану инициаторы булып Казан
шәһәре Думасы депутаты Далия Гайнанова чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк Казанда ял үзәкләре төзү үтенече белән шәһәр
башлыгына сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче әниләр мөрәҗәгать
иткән иде. Илсур Метшин бу идеяне хуплады – хәзер
ТР башкаласында берничә шундый үзәк оештыралар. Аларның берсе «Әкият» курчак
театры базасында барлыкка киләчәк, анда балалар робот техникасы,
программалаштыру, театр сәнгате белән шөгыльләнә алачак.
«Сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән баланы тәрбияләүче әни буларак
Далия мондый гаиләләргә нәрсә кирәклеген белә, – диде Илсур Метшин. – Хәзер без
шәһәр буенча сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар адаптацияләү,
социальләштерү, башка балалар белән аралашу мөмкинлеген ала алырлык берничә
үзәк булуын телибез. Без аларны һәр районда мәктәпләр, мәдәни үзәкләр һәм башка
муниципаль учреждениеләр базасында оештырачакбыз. Мәктәпләрдә инклюзив
сыйныфлар һәм балалар бакчаларында төркемнәр бар инде. Хәзер яшәү урыны буенча
инклюзив ял итү үзәкләре булачак, анда балаларны җәмгыятьтә алга таба тормышка
әзерләячәкләр».
Бүген корпуста раритет станоклар сакланган, анда мәктәп укучылары хезмәт
дәресләре белән күп еллар элек шөгыльләнгән. Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, бу
станокларның бер өлешен яңадан торгызырга һәм алга таба кулланырга мөмкин.
Моннан тыш, заманча җиһазлар сатып алыначак.
«Без монда балалар балта остасы,
слесарь, столяр эше, робототехника һәм чүлмәк һөнәре белән шөгыльләнәчәк, дип
планлаштырабыз», – дип сөйләде мәктәп директоры. Чүлмәк ясау эше һәм
робототехника аутистик спектрның бозылуы белән интегүче балалар өчен аеруча
мөһим, чөнки вак моториканы үстерү хисабына алар үзләренең психоэмоциональ
халәтен яхшырталар, дип аңлатты ул.
«Дәрестән тыш эшчәнлек кысаларында гадәти укучылар да әлеге юнәлешләр
белән шөгыльләнә алачак, өстәвенә, безнең мәктәптән генә түгел – без башка
укучыларны да шатланып кабул итәчәкбез. Безнең максат – балаларыбыз үз вакытын
телефонда үткәрмәсен, ә үссен өчен әлеге остаханәләрне тарту үзәге итү. Безнең
локация уңышлы: янәшәдә 7-нче номерлы гимназия, 23-нче номерлы, 38-нче номерлы
мәктәпләр урнашкан. Барысы да заманча җиһазландырылган уку корпусы базасында
технология дәресләрен үткәрергә шат булыр дип уйлыйм», – дип өстәде Дмитрий
Садетдинов. Аның сүзләренчә, мәктәпкә якын районнарда 10 мең бала яши, алар яңа
уку үзәгендә дәресләр ала алачак.
Бер вакыт эчендә корпус 60 кешене сыйдыра алачак, ә атна дәвамында аңа
800 кеше йөри алачак.
«Бу проектны сыйфатлы итеп гамәлгә ашыру бик мөһим, без барлык кирәкле
җиһазларны сатып алачакбыз, – диде Мэр. – Бинаның мөмкин кадәр уңайлы, һәркем
өчен ачык булсын һәм берни дә үзгәртеп корырга туры килмәсен өчен, ремонтның
барлык этапларын контрольдә тоту зур үтенеч».
Далия Гайнанова сөйләгәнчә, инвалид балалар тәрбияләнә торган 60-лап
гаилә яңа үзәккә барырга теләк белдергән. «Барлык әниләрдән безне ишеткәннәре
өчен сезгә зур рәхмәт», – дип мөрәҗәгать итте ул Мэрга.
Шулай ук Илсур Метшин спорт мәйданчыгын һәм мәктәп территориясендә
футбол кырын карады. Аны ремонтларга һәм барлык төркемнәр өчен дә ачык итәргә
кирәк, дип тәкъдим итте Далия Гайнанова. «Без биредә махсус таганнар
урнаштырырга телибез, аларга бала коляскада керә һәм атына алачак. Ә янәшәдә –
эскәмияләр, әниләре ял итсен өчен, – дип планнары белән уртаклашты ул. –
Аутизмлы балаларга нәрсәгәдер игътибарны читкә юнәлтергә кирәк, алар тиз
арыйлар. Без алар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары ясый алыр идек».
Мэр бу идеяне хуплады һәм булачак инклюзив спорт мәйданчыгы проектын
эшләүне йөкләде.
Булачак балалар үзәгендә шулай ук Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов һәм башкалар булды.