(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль, Антон Ноздрин). Казанда
шәһәргә килә торган эчә торган суның сыйфатына карата лаборатор контроль
көчәйтелгән. Коммуналь комплекс оешмаларының язгы ташу чорына әзерлекләре
турында Казан Мэры Илсур Метшинга бүген эшлекле дүшәмбе вакытында
Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе урынбасары Әлмир Корбанов сөйләде.
ТКХ комитеты рәисе урынбасары хәбәр иткәнчә, идарәче
компанияләр һәм торак оешмалар суны суыртып алу җиһазларын, кирәк булган
материаль-техник ресурс һәм ягулык запасын кирәкле санда әзерләгәннәр.
“Водоканал” муниципаль унитар предприятие белгечләре язгы
ташу чорындагы эшкә чистарту корылмаларының, насос станцияләренең,
водозаборларның даими әзерлеген тәэмин итәләр. Ә.Корбанов сүзләренә караганда,
88 күпфатирлы йортлардан торган су басу куркынычы булган исемлек төзелгән,
аларда 14 мең кеше яши.
Ә.Корбанов сүзләренә караганда, ишегалды территорияләрен
җыештыру өчен җаваплы булган оешмаларга эрегән карларны ыргытыр өчен үз
белдекләре белән канализация люкларын ачу тыела. Бу, мәсәлән, “Верхняя” канализацион
насос станциясенең зур йөкләнешен исәпкә алганда, шәһәрнең елга буе өлеше өчен
актуаль булып тора.
И.Метшин язгы ташуга каршы чаралар планын раслады һәм барлык
хезмәтләргә дә аларны башкаруны контрольгә алырга кушты.