(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль, Михаил
Ченцов). Бу елда Казанда сәламәтлекне
саклау учреждениеләренең беренчел медицина звеносына капремонт ясау программасы
старт ала. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителгән әлеге карар
турында инде төзекләндерелгән 7-нче номерлы Балалар шәһәр клиника хастаханәсен
караган вакытта башкала Мэры Илсур Метшин хәбәр итте. Шәһәр җитәкчесе билгеләп
үткәнчә, өч еллык республика программасы 7 млрд. сумнан күбрәккә исәпләнгән.
“Президентның өч ел эчендә Казанның барлык беренчел медицина
челтәрен капиталь төзекләндереп чыгу теләге бар. Әлеге программаның бәһасен
әйтеп бетереп булмый. Бүгенге көндә безнең стационарлар, балалар, өлкәннәр,
республика медицина үзәкләре иң югары дәрәҗәдә, ә менә беренчел челтәр әзрәк
артта калып бара. Әлеге кара өчен Президентыбызга зур рәхмәт”, - диде И.Метшин.
7-нче номерлы Балалар шәһәр клиника хастаханәсе алты
бинада урнашкан. Аларның төп бинасы – Айдаров ур., 2а адресы буенча. Учреждениенең
3 профиль бүлеге бар, биредә Авиатөзелеш районы халкына гына түгел, бөтен
шәһәргә хезмәт күрсәтелә. Стационар медицина ярдәме аллергология,
пульмонология, педиатрия белгечлекләре буенча стационар бүлекләрендә күрсәтелә.
Хастаханәнең биналарына өлешләп ремонт ясау 2008 елдан
бирле башкарыла. Шушы вакыт эчендә хастаханәгә капиталь төзекләндерү уздыру һәм
кирәкле җиһазлар белән тәэмин итү өчен 167,6 млн. сум акча бүлеп бирелгән: 23
млн. сумы шәһәр бюджетыннан булса, 144,6 млн. сумы – Татарстан бюджетыннан.
Казан Мэры ТР сәламәтлекне саклау министры Гадел Вафин
һәм 7-нче номерлы Балалар шәһәр клиника хастаханәсенең баш табибы Марат
Галиуллин белән учреждениенең яңартылган биналарын карап чыктылар.
Искәртеп үтәбез, сәламәтлекне саклау учреждениеләренең
беренчел медицина звеносын модернизацияләү зарурилыгы турында Казан шәһәр
Думасының XIII хисап сессиядә фикер алыштылар.
Хастаханәне карауда шулай ук Башкарма комитет
җиткәчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары
администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгының
Казан буенча Сәламәтлекне саклау идарәсе
башлыгы Илнур Хәлфиев һәм башкалар катнашты.