(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче февраль,
Зиля Гайфи). Казанда туризм һәм кунакханә индустриясе
предприятиеләре хезмәткәрләре арасында профессиональ осталык шәһәр конкурсының
нәтиҗәләрен чыгардылар, чара башкалада икенче тапкыр уздырыла. Башкала Ратушасында
җиңүчеләрне Казан Мэры Илсур Метшин бүләкләде. Чарада шулай ук ТР Туризм буенча
Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Казан муниципаль берәмлеге башлыгы
урынбасары Евгения Лодвигова, Башкарма комитетның Туризм үсешенә булышлык
күрсәтү комитеты директоры Дарья Санникова һәм башкалар катнашты.
Илсур Метшин проектның туризм һәм кунакчыллык
өлкәсендә эшче һөнәрләрне популярлаштыруга, хезмәткәрләрнең белемнәрен, тәҗрибәләрен
һәм күнекмәләрен үстерүгә, хезмәтләрнең сыйфатын арттыруга юнәлтелгәнлеген
билгеләп үтте. “Кунакчыллык йолдызлары” конкурсының исеме үзе турында үзе сөйли
– бүген залда утыручылар шәһәрнең визит карточкасы булып тора һәм кунакчыллык
базарында үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкаралар”, - дип сәламләде Татарстан
башлкаласы җитәкчесе кунакларны.
Казан Мэры Универсиада, соңыннан Спортның су төрләре чемпионатының
шәһәр кунакханәләре һәм рестораннарындагы хезмәт күрсәтү сыйфатын үстерүгә
йогынты ясаганлыгын билгеләп үтте. И.Метшин ТР Туризм буенча Дәүләт комитетына
Казан һәм Татарстанның туристик брендын халыкара аренада танытулары өчен рәхмәт
белдерде.
Бу елда “Кунакчыллык йолдызлары”нда катнашуга 8 номинация
буенча 93 гариза килгән: “Иң яхшы кунакханә администраторы”, “Иң яхшы
җыештыручы”, “Эчке һәм тышкы туризм буенча иң яхшы менеджер”, “Иң яхшы
гид-экскурсовод”, “Иң яхшы официант”, “Иң яхшы бармен”, “Иң яхшы пешекче”, “Иң
яхшы ресторан менеджеры”.
Конкурс нәтиҗәләре буенча “Иң яхшы ресторан менеджеры”
номинациясендә беренче урынны Сабина Шакаримова (“Татар утары” рестораны) алган,
“Иң яхшы официант” номинациясендә – Регина Шәфыйкова (“Ривьера”
кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы), “Иң яхшы бармен” номинациясендә – Антон Галушин
(“Урюк” рестораны), “Иң яхшы кунакханә администраторы” номинациясендә – Татьяна
Утехина (“Корстон” кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексы), “Иң яхшы
гид-экскурсовод” номинациясендә – Яна Наговицина, “Тышкы туризм буенча иң яхшы
менеджер” номинациясендә – Октябрина Сандимирова (“Казан-тур” компаниясе), “Иң
яхшы җыештыручы” номинациясендә – Алия Галимҗанова (“Шаляпин” кунакханәсе), “Иң
яхшы пешекче” номинациясендә – Анна Гараньшина (“Шаляпин” кунакханәсе).