(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль). “Winter Event Forum”
эшлекле юнәлеш форумы Казанга Россиянең һәм башка илләрнең 40-тан артык
шәһәреннән 400-ләп катнашучыны җыйды. Чараның кыскача нәтиҗәләрен бүген шәһәр Башкарма
комитетында узган эшлекле дүшәмбе вакытында Туризм үсешенә булышлык күрсәтү
комитеты директоры Дарья Санникова ясады.
Аның сүзләренә караганда, катнашучылар форумда төбәк
территорияләрендә event-маркетинг темасын күтәргән. “Базар катнашучылары һәм
хакимият вәкилләренең фикер алышулары уңышлы диалогка әйләнде, аның барышында
берничә тормышка ашырырга әзер булган идея эшләнде”, - дип билгеләде Д.Санникова.
Моннан кала, махсус
интерактив сессия кысаларында 16 региональ агентлык, шул исәптән 3-се Казанныкы,
үз проектларын 9 судьяга – башкаланың танылган агентлыклары хуҗаларына, башкаланың
event-базар лидерларына тәкъдим иттеләр. Комитет директоры сөйләп үткәнчә, һәр
катнашучы Мәскәүдә стажировка узачак.
Д.Санникова сүзләренә караганда, чара катнашучылары “Winter
Event Forum” чарасының югары дәрәҗәдәге оештырылышын һәм форум оештыручыларының
фирма стиле, кунакханә һәм рестораннардагы хезмәт күрсәтү югарылыгы, экскурсия
һәм транспорт белән тәэмин ителеш кебек якларга зур игътибар бирелүен билгеләп
үткәннәр.
“Кешеләрнең шәһәрдән яхшы кәеф, шундый тәэсирләр алып китүе
сөендерә. Безгә алдынгылар рәтендә булуга өйрәнергә кирәк әле, шуңа да эшне
туктатырга ярамый”, - дип билгеләп үтте Казан Мэры Илсур Метшин.