(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче февраль, Михаил Ченцов). Казан 1-нче
мартта старт алачак “Игелекле эшләр марафоны” бөтенроссия акциясен кабул
итәчәк, дип хәбәр итте шәһәр Башкарма комитетындагы традицион аппарат
киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов. Акциядә
теләге булган һәр кеше, мәктәп яисә шәһәр катнаша ала. Казан Мэры Илсур Метшин акция
турындагы мәгълүматны шәһәрнең мәгариф учреждениеләренә җиткерергә кушты, әмма
бернинди “мәҗбүрилек” булырга тиеш түгел диде һәм балаларга экология белемен
бирүнең шәхси программасын эшләргә чакырды.
Бу елда марафон Экология елына багышлана. Акциядә катнашыр
өчен 1-нче мартка кадәр добродела.рф сайтында теркәлергә кирәк. Һәр теркәлгән
катнашучыга биремнәр биреләчәк, аларны башкарганнан соң оештыручаларга
фотохисап җибәрергә кирәк булачак. Катнашучыларга 5 этап узарга һәм 30-дан
артык биремне башкарырга кирәк булачак. Акция җиңүчесе Россиянең теләсә кайсы
ноктасына баруга ике билет отачак.
А.Фәизов билгеләп үткәнчә, бер җиңүчедән кала, оештыручылар
Россиянең иң яхшы 10 мәктәбен һәм иң мәрхәмәтле 10 шәһәрне билгеләргә
планлаштыралар. Рейтинг нәтиҗәләре акция кысаларында шәһәрлеләр һәм мәктәп
укучылары тарафыннан башкарылган гомуми “игелекле эшләр” саныннан чыгып
формалашачак.
А.Фәизов фикеренчә, марафон “Игелекле Казан” шәһәр проекты
кысаларындагы максатларга туры килергә тиеш.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрнең белем бирү учреждениеләренә
акция турындагы мәгълүматны җиткерергә кушты, әлеге юнәлештәге эшләрнең
өстенлеген ассызыклады. “Бернинди дә “мәҗбүриләп эшләтү” булырга тиеш түгел.
Татарстан Президенты Казан шәһәр Думасы сессиясендәге хисап докладында әлеге
эшнең әһәмиятлелеген һәм аны республика масштабында дәвам итү теләген билгеләде.
Әлеге эш план буенча, системалы барсын өчен безгә барысын да эшләргә кирәк. Балаларга
экологик тәрбия бирүгә килгәндә, үзебезнең шәхси программа турында уйлавыгызны
сорыйм. Әкренләп, мәктәп биргән күнекмәләр белән бергә, экология белемнәрен дә
бирергә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады шәһәр җитәкчесе.