1-нче апрельдән 2400 тирәсе автомобиль йөртүче урамнарда муниципаль машина кую урыннары челтәреннән файдаланган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). Казан автомобильчеләре шәһәр үзәгендә урнашкан машина кую урыннары хезмәте өчен түләү мәсьәләсенә бик җаваплы карыйлар. Бу казанлыларның культура дәрәҗәсе турында сөйли һәм шәһәргә булган хөрмәт хисен аңлата. Мондый фикерне бүген Казан Мэры Илсур Метшин эшлекле дүшәмбе утырышында җиткерде.
Казан шәһәре Башкарма комитетының Транспорт буенча комитет рәисе Айдар Габделхаков әйтеп үткәнчә, 1-нче апрельдән урамнарда муниципаль машина кую урыннары челтәре тулы көчкә эшли башлады һәм кагыйдә бозучыларга штрафлар салына. Айдар Габделхаков хәбәр иткәнчә, челтәрнең тулы көчкә эшли башлаган беренче дүрт көнендә 2387 машина йөртүче машина кую урыннарыннан файдаланган. 2223 автомобильче муниципаль машина кую урыннары өчен түләгән. Ә 164 йөртүчегә карата штраф салу турында материал төзелгән. Транспорт буенча комитет рәисе кагыйдә бозучыларның саны көннән-көн азая дип җиткерде. Беренче көнне хокук бозучылар саны 72 булса, икенче көнне – 42, 4-нче апрель көнне мондый затларның саны 13 кешене тәшкил иткән.
“Тест режимында эшләгән чорда – ягъни 9-нчы февральдән алып 1-нче апрельгә кадәр – шәһәр бюджетына муниципаль машина кую урыннары өчен түләүләрдән 200 мең сум акча кергән, муниципаль машина кую урыннары челтәре тулы көчкә эшли башлаган беренче дүрт көн эчендә кергән акча күләме дә шул ук санда. Машина йөртүчеләрнең 23%-ы машина кую урыннары хезмәте өчен түләүләрне паркомат аша, 39%-ы– смс хәбәр ярдәмендә, ә 38%-ы мобиль кушымта ярдәмендә башкарган”, – диде Айдар Габделхаков. Ул Мөштәри һәм Дзержинский урамнарында урнашкан паркоматларның беренче көндә тоткарлыклар белән эшләве турындагы хәбәрне җиткерде. Ләкин җайланмалар тиз арада төзәтелгән. 2-нче апрель көнне әлеге челтәрдә криптосаклау модуле кулланылышка кертелгән. Әлеге хезмәт ярдәмендә транспорт картасы аша да түләргә мөмкин. Хәзерге вакытта машина кую урыннарының барысында да әлеге түләү төреннән файдаланырга була.
Айдар Габделхаков әйтеп үткәнчә, машина кую урыныннан файдаланган өчен түләү - сәгатенә 50 сумны тәшкил итә. Әлеге урыннарда 15 минут тирәсе туктап торган өчен акча алынмый. Кагыйдә бозган өчен штраф күләме - 2,5 мең сумны тәшкил итә. Машина кую урыннарындагы хәлнең торышы фото һәм видеога төшерү җайланмалары урнаштырылган 3 автомобиль тарафыннан тәүлек буе күзәтелеп тора. Челтәргә бәйле ашыгыч ярдәм һәм машина кую урыннарыннан файдалану турында тулы мәгълүматны 5-605-605 номерлы кайнар линия телефоны аша белергә мөмкин. Моннан тыш, тулы мәгълүматны parkingkzn.ru сайтыннан да табарга була. Әлеге сайтка 6 меңнән артык кеше теркәлгән. Хәзерге вакытта 1 һәм 2 группа инвалидларга реестрга машина номерларын кертү һәм машина кую урыннарыннан бушлай файдалануга рөхсәт бирү өчен документлар әзерләнә.
Башкала Мэры Илсур Метшин Казан автомобильчеләренең әлеге мәсьәләне аңлы рәвештә кабул итүләре өчен рәхмәтен җиткерде. Ул шулай ук бердәм машина кую урыннары киңлеге проектын булдыруда башка зур шәһәрләрдә урнаштырылган түләүле машина кую урыннары хезмәте буенча үрнәкләр мисалында тәҗрибә, хаталар өйрәнелгәнлеген, киңәшләр алынганлыгын ассызыклап әйтте. “Беренче коймак төерсез булды дип әйтергә урын бар. Мәскәүдә эшләүче хезмәттәшләребез түләүле машина кую урыннары хезмәте эшли башлаган көннәрдә шәһәр үзәге бушап калды дигән фикерләрен җиткерделәр. Без урамнар буш дип әйтә алмыйбыз. Бүген үзәккә килүчеләргә машиналарын калдыру өчен урыннар бар. Үз алдыбызга куйган бурыч – үтәлә”,- диде Мэр.
Шәһәр башлыгы түләүчеләр саны башка шәһәрләр белән чагыштырганда күбрәк икәнен дә әйтеп үтте. “Кагыйдә буенча машинасын калдырган һәм тиешле рәвештә түләгән кешеләр саны моның кадәр булыр дип көтмәгән идек. Машина кую урыннары өчен түләүгә карата җаваплы мөнәсәбәт шәһәргә булган хөрмәт хисен аңлата, бу шәһәрне яхшы якка үзгәртү һәм үзеңнең дә үзгәрүең дигән сүз”, -диде Мэр. “Мондый шәһәрдә эшләвем һәм шәһәрне уңайлы итүдә бергәләп көч түгүебез белән мин бик горурланам”, – дип фикерен белдерде Казан Мэры.