Казан Мэры эшмәкәрлек белән бергәлектә реклама конструкцияләрен раслату процессын гадиләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы апрель). Казанда шәһәрнең тышкы йөзен яхшырту буенча эшләр дәвам итә - реклама конструкцияләренә инвентаризация үткәрелгән, мәгълүмати конструкцияләрне раслату тәртибе үзгәргән, шәһәр дизайны һәм төзекләндерү элементларын урнаштыру буенча тәкъдимнәрне карау өчен иҗади төркемнең даими эше оештырылган. Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең Тышкы реклама һәм мәгълүматлаштыру идарәсе белән эшенең нәтиҗәләре турында архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе җитәкчесе Владимир Фомин сөйләде.
В.Фомин хәбәр иткәнчә, 2014 елда шәһәр дизайны мәсьәләләре буенча эш шактый үзгәреш кичергән: тышкы реклма һәм тышкы мәгълүматлаштыру чаралары төшенчәләренең бүленеше күзәтелгән, шулай ук тышкы мәгълүматлаштыру чараларын урнаштыруга рөхсәтләр бирү Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә тапшырылган.
В.Фомин билгеләп үткәнчә, 2013 елда архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан реклама һәм тышкы мәгълүматлаштыру кебек ике конструкциягә 4830 дизайн-проект каралган. Ә 2014 елда тышкы мәгълүматлаштыру буенча гына да 4230 дизайн-проект каралган.
Казанда тышкы як һәм төзекләндерү һәм шәһәр дизайны элементлары урнаштырылган урыннарны карау буенча иҗади төркем булдырылган. Төркемгә реклама һәм мәгълүматлаштыру, шәһәр мохите дизайны өлкәсендәге белемнәре булган Казан Башкарма комитеты белгечләре, шулай ук архитектура, дизайн һәм төзекләндерү өлкәсендәге профессионаллар кергән. 2014 елның апреленнән бирле 8 утырыш булган, аларда тышкы реклама һәм мәгълүматалаштыру чараларын урнаштыруның 129 концепциясе каралган.
В.Фомин хәзерге вакытта идарә тарафыннан Казанның 134 урамына урнаштырылган тышкы реклама һәм мәгълүмати констукцияләргә расланылган дизайн-проектларга туры килүе ягыннан инвентаризация үткәрелгәнлеген җиткерде. “Таләпләргә туры килмәгән конструкцияләрнең саны якынча 20%ны тәшкил итә, бу исә 2011-2012 ел белән чагыштырганда күпкә түбәнрәк”, - дип билгеләп үтте докладчы.
Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр дизайны өлешендә зур эш башкарылганлыгын билгеләп үтте. Үткәрелгән инвентаризациядән соң шәһәрдә кабул ителгән регламентлар буенча реклама һәм мәгълүмати контрукцияләрне тәртипкә китерү өлкәсендә зур күләмдә эш башкару көтелгәнлеген дә искәртеп үтте. Шәһәр җитәкчесе әлеге эшне озакка сузарга ярамый диде, чөнки ТР башкаласы зур тарихи вакыйга – спортның су төрләре буенча XVI ФИНА дөнья чемпионатын көтә.
Фото adnote.ru сайтыннан алынды.