Мемориаль зонаны яңарту эшләре октябрь ахырына тәмамланачак.
(Казан KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Казанның Җиңү паркында мемориаль зонаны реконструкцияләү дәвам итә. Октябрь ахырына биредә барлык отделка эшләре һәм брусчатка җәю эшләре тәмамланачак. Мондый срокларны Казан Мэры Илсур Метшинга төзүчеләр хәбәр итте. Шәһәр җитәкчесе белән берлектә эш барышын Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары – Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, “Шәһәрне төзекләндерү” МУП директоры Камил Закиров, проектның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм паркның попечительләре сыйфатында катнашкан компанияләр вәкилләре бәяләде.
Беренче чиратта Мэрга мемориаль зонаны реконструкцияләү буенча эшләр барышының нинди этапта булуын күрсәттеләр. Хәзерге вакытта паркта колоннада тышы, стела, брусчатка, асфальт катламы сүтелгән. Паркның бу өлешендә 70% брусчатка җәелгән һәм ут баганалары демонтажланган. Моннан тыш, чыршылар астындагы тумбаларның тышлыгы әзер диярлек.
Мәңгелек ут периметры буенча урнаштырылган барлык колонналар тигезләндерелгән. Колонналар нигезендә чәчәк түтәлләре алынган, бу исә Мәңгелек утка якынаюны уңайлырак һәм ачыграк иткән. Моңа кадәр штукатурка белән капланган колонналарны ком төсендәге гранит ташы белән каплый башлаганнар. Пантеонда ТАССРның Советлар Союзы Геройларының мәрмәр табличкаларга язылган исемнәр янына югары бәя алган исемнәрне мәңгеләштерү максатыннан башкалары да өстәләчәк.
Мемориаль зонадан тыш су сибү, электр, су белән тәэмин итү системасын салу эшләре тулы көчкә алып барыла, сугышта катнашкан барлык татарстанлылар хакындагы мәгълүматны туплаган “Хәтер китабы” мемориалын, трансформатор станциясен, насос һәм хуҗалык-көнкүреш бинасын төзү дәвам итә. Ведомство җитәкчеләре хәрби техника урнаштырылган зонаны аерым карап чыктылар. Хәзерге вакытта аның күпчелек өлеше чыгарылган һәм “Горбунов исемендәге Казан авиация җитештерү берләшмәсе” ААҖ һәм “Казан вертолет заводы” ААҖ кебек предприятиеләре тарафыннан реконструкцияләнә. Танклар һәм самолетлар яңадан буялачак. Яңартылган техника өчен паркта латун табличкалары белән лаеклы пьедесталлар әзерләнәчәк. Аларда, Мэр тәкъдиме буенча, һәр танк яисә самолет турында конкрет мәгълүмат булачак.
Төзүчеләрнең башкарасы эшләре әле шактый. Үзгәрешләр паркның барлык зоналарына да кагылды: ачык һавада булган хәрби техника музеена да, мемориаль зонага да кагылачак. Моннан тыш, паркның барлык территориясендә юл катламы алмаштырылачак, яктырту системасы киңәйтеләчәк, өстәмә бәдрәфләр барлыкка киләчәк һәм бөтен комплекс заманча урам мебеле белән, шул исәптән, эскәмияләр, чүп чиләкләре, күрсәткечләр һәм мәгълүмати стендлар белән җиһазландырылачак. Парк территориясе автомат су сибү системасы белән җиһазландырылачак. Ниһаять, аз мобильле төркем вәкилләре хәрәкәте өчен барлык шартлар тудырылган, аерым алганда, төп керү урынында җайлы пандус эшләчәнәчәк.
Мәйданчыкны карап чыгу ахырында төзүчеләр шәһәр башлыгын эшләрнең график буенча барганына ышандырдылар. Башкарасы эшләрнең шактый күп булуына карамастан, паркны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына ачалар.