Быел Казанның муниципаль мәдәният учреждениеләре «Пушкин картасы» проекты кысаларында балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен 1,3 меңнән артык чара уздырды. Бүген бу проектка шәһәрнең 82 мәдәният оешмасы кушылган, аларның 47сен муниципаль учреждениеләр тәшкил итә. 2021 елдан алып программа эшли башлаганнан бирле Казан яшьләре муниципаль мәдәният йортларына, театр һәм музейларга гомуми бәясе 110 миллион сум булган 230 меңнән артык билет сатып алган. Бу саннарны Аппарат киңәшмәсендә Мәдәният идарәсе җитәкчесе Алия Заһидуллина җиткерде.
«Пушкин картасы»ның мәгънәсе бик әһәмиятле. Программа эшли башлаганнан балалар һәм яшүсмерләр 230 мең билет сатып алган. Әгәр дә карта балансында акча булганда мәдәниятне сайлыйсың икән, бу, һичшиксез, бик зур бәягә лаек. Яшүсмерләр белән бер телдә сөйләшә алуыгыз, мәгълүматны арыткыч калыпларсыз, аңлаешлы итеп җиткерүегез өчен сезгә афәрин. Мин үзем дә музыка мәктәбен тәмамлаган кеше, шуңа күрә мәктәптән тыш белем бирү челтәренең никадәр мөһим икәнен яхшы аңлыйм. Балалар үз сәләтен нәкъ менә шунда үстерә», – дип ассызыклады Казан мэры Илсур Метшин.
Быел Казанның муниципаль мәдәният учреждениеләре әлеге проект кысаларында балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен 1,3 меңнән артык чара оештырды. Яңа мәдәни сезон традицион юнәлешләрне яшүсмерләрнең заманча кызыксынулары белән берләштерәчәк.
Мәсәлән, С.Сәйдәшев исемендәге Мәдәният йортының «Визит» үрнәк театры һәм Халык рус театры мәктәп укучыларына рус һәм чит ил әдәбиятының мәктәп программасына кергән әсәрләре буенча спектакльләр тәкъдим итәчәк. Мәсәлән, Константин Сергиенко хикәяләре буенча куелган «Хуш, ерганак!» («Прощай, овраг!») һәм «Үскәч кем булырга телисең?» («Кем ты хочешь быть, когда вырастешь?») тамашалары бар.
29 сентябрьдә «Мәскәү» мәдәният үзәгендә яшүсмерләрнең бүгенге борчуларын чагылдырган «Карачкы. 20 елдан соң» («Чучело. 20 лет спустя») спектакле куелачак. Сәхнәдә мәктәп укучылары чыгыш ясаяачак.
Казан шәһәр филәрмониясе көзнең иң көтелгән премьерасын тәкъдим итә. «Чын тарих тамашасы» – ул үткәннәрне җанландыручы яңа сәнгатьчә проект. Ул милли тарихыбызның иң мөһим битләрен музыка моңы, нәфис сүз агышы, бию хәрәкәтләре һәм сәхнә тылсымы аша тамашачы белән таныштыра. Ул 21 һәм 29 сентябрь көннәрендә «Чулпан» мәдәният үзәгендә узачак.
Программа халык һөнәрчелеге буенча остаханәләрне дә үз эченә ала. Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сарае яшьләрен рус кокошнигы тарихы белән таныштырып, баш киемен бизәргә өйрәтәчәкләр. Ә «Залесный» мәдәният үзәгендә күн мозаикасы серләренә төшендерәчәкләр: биредә кечкенә читекләр тегәргә, татар халык һәм кисеп ябыштыру техникасы белән эш итәргә мөмкин булачак.
Балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре дә заманча форматлардан читтә калмый. Аларда «Бер дәрестә – бөтен неоклассика», «Чын авыр рок сөючеләр өчен», «Күңелле сольфеджио» дигән дәресләр оештырылачак. Моннан тыш, рәсем, графика, керамика һәм декоратив-гамәли сәнгать буенча остаханәләр үткәреләчәк.
Шәһәр китапханәләре дә яңа сулыш алачак. Традицион китап күргәзмәләре һәм лекцияләрне әдәби бәйгенамәләр һәм интерактив дәресләр тулыландырачак. Яңа сезонда «Әдәбият белгечләре», «Казан калейдоскобы», «Серле китап киштәсе» кебек проектлар үз эшен башлап җибәрәчәк – алар балаларга китап дөньясын мавыктыргыч итеп ачарга ярдәм итәчәк.
Казанның музей комплексы исә Татарстан халкының Бөек Җиңүгә керткән өлешенә багышланган чаралар әзерли. Программа нигезендә шаһитларның истәлекләре, документаль дәлилләр һәм республика тыл хезмәтчәннәренең язмышлары тора.
Яңа сезонда мәдәният оешмалары калыплардан баш тарта һәм төрлелеккә бәя бирә. Программада классик театр белән тарихи тамашалар да, интерактив шөгыльләр белән кызыклы осталык дәресләре дә әзерләнгән. Бу алым проектка күбрәк яшүсмерләрне һәм яшьләрне җәлеп итәргә, ә мәдәни чараларга йөрүне аларның көндәлек тормышының аерылгысыз өлешенә әйләндерергә тиеш.
«Пушкин картасы» буенча уздырылачак чараларның тулы афишасы белән Россия мәдәниятенең рәсми порталында («Культура.РФ») һәм «Дәүләт Хезмәтләре.Мәдәният» мобиль кушымтасында танышырга мөмкин.
Искәртеп узабыз, «Пушкин картасы» программасы 2021 елның 1 сентябреннән бирле 14 яшьтән 22 яшькә кадәрге укучылар, студентлар һәм яшьләр өчен эшләп килә. Әлеге программа «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Карта бөтен Россия буенча мәдәни һәм мәгърифәт чараларына бушлай йөрергә мөмкинлек бирә. 2026 елда картаның балансы 5 мең сум тәшкил итә, шуның 2 мең сумын кинотеатрларга бару өчен тотарга була.